ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 ноябрь 2018, 15:25

Туган якка, гаиләгә, балаларга рәхмәт хисе белән

Рафаэль Хәйруллин бәхетен кече Ватанында тапкан

Туган як турында сөйләп, аны данлаучылар исәбендә еш кына киңлекләрдә уңышка ирешкәннәрне генә атыйбыз. Ә шул ук вакытта туган җир тарихын, гомум иминлек хакына көч һәм сәламәтлеген кызганмыйча, биредә турыдан-туры эшләүче кешеләр яза. Ул тыйнак хезмәтчәннәрнең зур бүләкләре, исемнәре дә юк кебек. Югары дансыз, гади генә яшиләр. Һәр адымың күренеп торган авылда хөрмәт казану авыр булса да, алар якташлары арасында олы ихтирамга ия... Татар Урадасы авылыннан Рафаэль Мәгъсүм улы Хәйруллин белән очрашу шундый фикергә этәрде.
Ул сугыштан соңгы авыр еллар буыныннан. Фронттан каты яраланып кайткан әтисе 1949 елда вафат була. Агач эшләренең зур остасы булган һәм барлык күнекмәләрен оныгына тапшырган дәү әтисе Фәхриулла Фәхретдинов гаиләсендә тәрбияләнә. Ләкин Рафаэль бу күнекмәләр аңа азрак дип карар итә. «Җирдә яшисең икән, техниканы белергә кирәк», – ди ул үзенә. Мәктәпне тәмамлагач Бәдрәш училищесына керә. Анда механизаторга укып чыга, ә армиядә – шоферга. Бу ике һөнәр аны гомере буе озата бара. Әле автомашина руле, әле комбайн яки трактор штурвалы артында була. Гомумән, аның хезмәт биографиясендә башка юллар да бар: сөтчелек фермасы мөдире, умартачы. Әйткәндәй, соңгысы шулай ук дәү әтисеннән – ул бал кортлары асрый һәм шул кечкенә хезмәтчәннәргә карата сөю тәрбияли. Һәм Рафаэль Мәгъсүм улы әлегә кадәр алардан аерыла алмый, хәзер инде умарталары йорт ихатасында гына.
Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт яхшылар исәбендә була. Аны иң катлаулы участокларга җибәрәләр, яңа техниканы ышанып тапшыралар. Вакытында ул идарә итмәгән машина булмаган, мөгаен, хәтта агач ташу техникасында эшли, дистәгә якын комбайн алыштыра. Сүз уңае, ул елларда Бүә совхозының Урада бүлекчәсендә генә 15 комбайн исәпләнә. Механизаторлар иртә таңнан караңгыга кадәр намуслы эшли, һәркем иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырыша. Һәр биш көн саен Социалистик ярышка йомгак ясыйлар һәм күчмә вымпел, премия бирәләр. Рафаэль Мәгъсүм улы һәрвакыт бүләкләнүчеләр исәбендә була. 1977 елда ирешкән уңышлары өчен Бүә совхозыннан бүләккә ат алган.
Авыл кешеләре гади генә яши. Аларны хезмәткә карата мөнәсәбәте, тыныч холкы, ярдәмчеллеге, яхшы гаилә әгъзасы өчен бәһалыйлар. Үзе генә яхшы булуы җитми, балаларын да лаеклы итеп тәрбияләргә тиеш. Болар буенча безнең геройның барысы да яхшы булган. Мөгаен, шуңа күрә БАССРның Югары Советына депутатлыкка кандидат турында сорау тугач, аның кандидатурасында тукталганнар. Ул вакытта, сайлаулар альтернатив булмаган, сайлау бюллетеньдә бер генә фамилия язылган, ләкин гадел хезмәтчән һәм җир кешесе өчен барысы да берсүзсез тавыш биргән. Җитмешенче елларда биш ел дәвамында, үзенең «җир» эшләрен беразга калдырып, елына ике тапкыр ул сессиядә була һәм республика өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Ул чакта депутатларга сайлаучылар наказлары системасы эшләгән. Рафаэль Мәгъсүм улы вәгъдәләрен үтәгән: ул Яңа Уртавылда хәзерге мәктәпнең ике катлы бинасы һәм Бүә елгасы аша күпер төзүгә (анда вакытлыча гына корылма булган, ул язгы ташкында сүтеп куелган) ирешкән.
Һәрвакытта һәм бар нәрсәдә аңа гаиләсе ярдәм иткән. Ярты гасырдан артык элек язмыш аны тугры тормыш юлдашы Илүсә Зыяр кызы белән кавыштырган. Ул машина-трактор мастерскоенда диспетчер булып эшләгән. Тәүге ун елда алар дәү әти-дәү әнисе йортында бергә яшәгән. Арытаба шул ук урында, ата нигезен саклап, үз йортын төзеп чыкканнар. Анда ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Айдар да, Илдар да лаеклы шәхес булган. Алар 215 санлы ПМСта эшли. Ата-аналарын хөрмәт итәләр, аларга ярдәм итәләр. Илүсә Зыяр кызы сөйләвенчә, киленнәрдән уңган – икесе дә үз кызлары кебек. Дәү әти-дәү әниләрен оныклары бик ярата, алар - дүрт.
Бүген ветеран ничек яши? Язмышы өчен туган җиренә рәхмәт хисләре белән. Чын күңелдән хезмәт итү, гаилә кору, балалар үстерү бәхете төшкән өчен. Матур, лаеклы яшәргә тырыша. Аларның йорт һәм ихатасын хаклы рәвештә үрнәкле дип әйтергә мөмкин. Кайвакыта кулына баян алып, яшь чактагы көйләрне уйнап җибәрә. Кичләрен туган авылы урамыннан йөрүне хуп күрә. Хатирәләргә бирелеп акрын, тыйнак кына атлый һәм барысыннан да исәнлек-саулык белешә. Кайдадыр еракта трактор гөрелдәвен ишетсә, күңеленең нечкә кыллары тибрәлеп куя. Ә тавышы аны янына чакырган сыман. Бераз ямансу булып тоела. Ләкин тормыш дәвам итә һәм бүген анда шатлык-сөенечләр бихисап...
Читайте нас: