ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 ноябрь 2018, 10:18

Челтер-челтер чишмә ага...

Карман-Актау авылы суын яратып алалар

Шәһәр челтәрләре кибетләрендә шешәдә «Кристальная вода» һәм «Актау» эчәргә яраклы суын сатып алып, җитештерүчесенә бик азлар игътибар итә, мөгаен. Хәер, күз салу яхшы булыр иде, чөнки су нәкъ безнең район территориясендә чыгарыла.
«Возрождение» ширкәтенең югары фбуенча зур булмаган завод 2014 елның апрель башында ачылган. Ул Ваяды авыл биләмәсенең Карман-Актау авылы янындагы артезиан скважинадан ерак түгел урнашкан.
– Үз эшебезне ачып, сатып алучыга ошаган табигый продукция җитештерүне җайга салуны максат итеп куйдык, – ди предприятие директоры Рәшит Мирзаянов. – Безнең мини-завод үткән дүрт ел эчендә яхшы гына эшли башлады. Биредә якында урнашкан авыллардан тугыз кеше эшли, алар 20 литрлы шешәләргә су тутыру белән шөгыльләнә.
Смена 400-450 данә чамасы шешә су җитештерә. Завод өч участок били – бу савыт кабул итү склады, иң заманча җиһазландырылган су тутыру һәм әзер продукция цехлары. Шешәгә салынганчы, ультрафиолет кулланып, биш дәрәҗә чистарту үтә. Сатуга әзерләнгән су арытаба заказчыга илтеп җиткерелә. Бу эштә өлкән улы Артур әтисенә нык ярдәм итә.
«Шартнамәләр буенча гына эшлибез, – дип дәвам итә сүзен Рәшит Мирзанур улы. – Продукцияне кулланучылар заявкасы буенча озатабыз. Су Яңавыл, Нефтекама, Чайковский, Воткинск, Ижевск, Чернушка һәм Кунгурда сатыла. Быел республикабыз башкаласының предприятие һәм учреждениеләренә илтүне җайга салдык.
«Возрождение» ширкәте инде Яңавыл районының иң яхшы җиде предприятие исәбенә кергән, ә күптән түгел ул бөтенрусия «Мактау китабы» реестрына кертелгән.
Моннан тыш, Рәшит Мирзанур улы күләмле чаралар үткәрү вакытында районны иганәчелек ярдәме белән актив яклый.
Ә киләчәктә эшкуар янәшәдәге территориядә туристик бизнесны үстерү – якында тау чаңгысы трассасы булдыруны планлаштыра.
Бүген Русиядә, асылында исә, түбән инфляция һәм икътисадның гомум тотрыклылыгы белән яңа макроикътисади чынбарлык формалашкан. Гражданнар өчен бу чын керемнәр үсеше, ипотека бәясе кимү өчен шарт. Бизнес өчен – эштә алдан билгеле булучанлык һәм арзанрак кредит. Бизнес шулай ук яраклашырга, шул яңа макроикътисади шартларга күнегергә тиеш. Һәм, ниһаять, бу заем чаралары һәм шәхси инвестицияләрне күләмле инфраструктура проектларына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Владимир Путинның РФ Федераль Җыелышына Юлламасыннан.
Читайте нас: