«Чыршы матур» – социаль челтәрләрдә шәһәрнең яңа ел мәйданына Яңа елның төп символын урнаштыру турында хәбәр итүче фото астында гәзит укучыларның берсе шундый аңлатма калдырган. Ваяды авылы урманыннан 23 метрлы чыршыны урман хуҗалыгы сайлаган, «ЯнаулБлагоустройство» һәм «ТКХИ», «РН-Транспорт» ширкәте эшчеләре алып кайткан, ул чынлап та матур, ә тиздән тагын да ямьләнәчәк – киләсе атнада электрчылар гирляндалар белән бизәргә планлаштыра.