ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 декабрь 2018, 15:34

Рәсем аша хисләр белдерү

8 декабрь – Халыкара рәссамнар көне

«Башкорт педагогия институтының сәнгать-графика факультетыннан соң, 2011 елда Яңавылга кайттым, – дип сөйли үзе турында сәнгать мәктәбе бүлекчәсенең рәсем сәнгате һәм композициясе преподавателе Эльвира Миңнеәхмәтова. – Тәүдә реклама агентлыгында эшләдем, ләкин балалар мине күбрәк җәлеп итте, укытучы һөнәре – ул минеке».
Уку елы башы Эльвира Юрьевна өчен иҗади планда гаять эчтәлекле булган. Сентябрьдән тәрбияләнүчеләренең эшләре Нефтекамада Ю. Насыйров исемендәге балалар сәнгать иҗатының VI ачык конкурсы барышында «Мирас» картиналар галереясе һәм Уфада А. Кузнецов исемендәге Халыкара балалар сәнгать иҗаты конкурсында тәкъдим ителгән. Аннан балалар төрле дәрәҗә лауреат исеме белән кайткан. Тәрбияләнүчеләренең даими үсеше өчен тырышып, Эльвира Юрьевна актив тормыш позицияле иҗади кеше буларак үзе өстендә дә эшләргә өлгерә. Мисалга, рәссамның эшләре бу көннәрдә «Уфа-Ладья. Арт. Ремесла. Сувениры» халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсендә катнашу өчен тәкъдим ителгән.
– Уфага «пэчворк» стилендә корама мендәрләр алып бардым. «Ладья» өчен махсус рәвештә бүлекчәнең дүрт преподавателе фетрдан зур декоратив панно эшләдек. Ул күләмле килеп чыкты һәм күргәзмәдә зур уңыш казанды. Беркем битараф үтеп китмәде, күпләр аның янында фотога төште.
Укучыларын, ә быелгы уку елында алар Эльвира Юрьевнаның (әзерлек бүлекчәсен исәпкә алып) 140 чамасы җыелган, бик бәһалый. «Малай һәм кызлар зур канәгатьлек һәм теләк белән шөгыльләнә, – дип сөенә ул.
– Һәрвакыт балалар белән мәш килергә яраттым. Үзеңә ошаган эшкә башкаларны җәлеп итә алуыңны аңлау күңелгә ятышлы. Аларны рәсемдә эмоцияләрен чагылдырырга өйрәтәм, чөнки рәссамнардан башка тирә-як мохитне яраткан һәм бәһалаган буын үстерү мөмкин түгел. Шуңа күрә без, сәнгать мәктәбе педагоглары, яшүсмерләр, гаджетларыннан аерылып, дөньяның никадәр гүзәл булуын бәяләве өчен булдыра алганча эшлибез».
Читайте нас: