ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 декабрь 2018, 11:11

Сезнең карамакка!

Гәзит редакциясе Яңа ел конкурслары игълан итә

Хөрмәтле гәзит укучылар!
Редакция сезне янә Яңа ел бәйрәмнәре конкурсында катнашырга чакыра.
Беренчесе – «Яңа елны без шулай каршылыйбыз!» фотолар конкурсы. Безгә ничек (кайда, нинди рәвештә) елның иң төп бәйрәмен билгеләвегез турында иң күңелле, кызыклы һәм чагу фотохатирәләрегезне җибәрегез.
Кулыгыз алтын һәм сез иҗади кеше? Ул вакытта кыю иҗат итегез! Икенче конкурста катнашучының бурычы – теләсә нинди техникада, теләсә нинди материал кулланып ел символын – Дуңгыз (кабан) ясарга.
Эшләр 24 декабрьгә кадәр кабул ителә. Конкурсларда катнашырга «Яңавыл таңнары» һәм «Янаульские зори» гәзитенә язылучыларны чакырабыз. Фотоларны Азин урамы, 31, e-mail: [email protected] адресы буенча көтәбез, т. 5-57-46, 5-57-42. Иң яхшы эш авторларын гәзит редакциясеннән призлар көтә.
Өченчесе – балалар өчен Яңа ел конкурсы.
Читайте нас: