ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 декабрь 2018, 16:45

Мәгълүмат өчен – архивка

«Төп саклагычта» эш күләме 40 меңнән артык берәмлек тәшкил итә

Кайберәүләр, «архив» турында сөйләгәндә, моны тузанлы зур кәгазь склады дип уйларга мөмкин. Ләкин заманча архивлар инде бу күзаллаудан күптән ерак. Турыдан-туры аннан хезмәт алырга ихтыяҗ килеп тугач кына хезмәткәрләрнең нәрсә белән шөгыльләнүен өлешчә аңларга була. Шушы көннәрдә муниципаль архив бүлегенә кергәндә, бирегә килүчеләр бар иде. Аларның берсе Бәдрәш авыл Советының сугышка кадәр тарихы буенча документ сорый, икенчесенә хезмәт стажы турында белешмә-дөресләүче факт кирәк.
– Социаль-хокукый төрдәге белешмәләрне әзерләү күп вакыт ала, – ди бүлек мөдире Регина Якупова.
Бүгенгә архивта 247 фонд булдырылган, эшләрнең гомум күләме 40 мең берәмлектән артык тәшкил итә. Ел эчендә бүлек шәхси сораулар буенча мең ярымнан күбрәк мәгълүмати хезмәт күрсәтә.
– Бетерелгән оешма документ-ларының күпләп керүе һәм пенсия закончалыгында үзгәрешләр мөрәҗәгать итүләр санының артуы сәбәп булды, – дип сөйли Регина Данис кызы. – Сораулар НГДУ, 90нчы елларда бетерелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән һәм Русиядә генә түгел, ә БДБ илләрендә яшәүче элекке хезмәткәрләрдән керә. Соңгы елларда район тарихы буенча фотодокументлар коллекциясен тулыландырабыз. Шулай ук шәхси чыгыш фондын булдыру буенча актив эш алып барыла, документлар электрон төрдә дә бар. Туган якны өйрәнүчеләрнең тикшерү эшчәнлеге өчен мәгълүмат материаллары бирәбез.
Архив эше кеше ихтыяҗлары белән тыгыз бәйле һәм документларның сакланганлык дәрәҗәсенә күрсәтелүче хезмәтләр сыйфатына бәйле. Илдә үзгәреш, реформалар булырга мөмкин, ә архив хезмәткәрләре өчен бурычлар элеккечә кала: җыярга, сакларга һәм документаль мирасны гражданнар ихтыяҗында кулланырга.
Читайте нас: