ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 декабрь 2018, 14:50

Урман сылулары запасы

Хуҗалык чыршы җитештерүне тәмамлады

Яңавыл урман хуҗалыгы хезмәткәрләре яңа ел бәйрәменә чыршылар җитештерүне тәмамлаган. Эш инде 19 ноябрьдә Республика урман хуҗалыгы «рөхсәтеннән» башланган, безнең район буенча план 600 данә тәшкил иткән.
Учреждение бухгалтеры Гөлчәчәк Габетдинова сөйләвенчә, үткән атна уртасында 400 урман сылуы күмәртәләп алучыларга сатылган. Алар шәһәр базарында да сатыла.
Чыршыларны законлы хәзерләү кампаниясе белән бер үк вакытта браконьерлар белән көрәш буенча «Чыршы-2018» операциясе башлана. Әйдәүче белгеч-эксперт Азамат Хафизов әйтүенчә, чыршыларны законсыз кисү буенча иң зур штраф: физик берәмлекләргә – 4, вазыйфалы берәмлекләргә – 40, юридик берәмлекләргә – 300 мең сумга кадәр. Шуңа күрә яңа ел әкиятен кыйммәтле авантюралар белән бозмавың яхшырак.
Читайте нас: