ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 декабрь 2018, 10:43

Кадрларны, шигырь юллары кебек...

Безнең герой искиткеч мизгелләрне туктату талантына ия

Тормышта, әлбәттә, мин рәхмәтле булганнарны бармак белән генә санап бетерерлек түгел. Әмма, бу рәттә башкалардан читтә иҗади гына түгел, ә кешелекле булу планында да үзенчәлекле ханым Сания Хәким кызы Мөбәрәкҗанова тора. Гомеренең күп өлеше, минеке кебек үк, «Яңавыл таңнары» гәзите белән бәйле. Редакциягә ул миннән алдарак килгән. Һәм берни күзалламаучы мин, аның бусагасын атлап кергәч, күпләр, һичшиксез, югарыдан карады. Ярдәм итәргә теләүчеләр дә булды. Ләкин, мөгаен, Сания Хәким кызы гына моны чын йөрәктән башкарган. Ул нигәдер миңа беренче көннән үк ышанды һәм чама белән курчалады.
Әлегә кадәр бергә йөргән журналист командировкаларын канәгатьләнеп искә алам. Аның белән бик җиңел һәм уңайлы иде. Ул һәркемне һәм бар нәрсәне белде. Редакциянең «УАЗ» машинасыннан төшү белән, «Сания апа килде!» дигән сүзләр ишетелде. Аның белән очрашуда кешеләр ачыла һәм журналист теләгән мәгълүматны алуның һич авырлыгы калмый иде. Биредә аның төп талантларыннан берсе – кешеләрне вазыйфа һәм дәрәҗәсенә карамыйча ярату төп роль уйнады. Ул чын редакция кешесе булды, шуңа күрә чагу композиция сүрәтләре турында гына түгел, ә кызыклы мәкалә хакында да хәстәрләде. Мавыктыргыч сюжет, басмалар өчен үзенчәлекле геройлар тапты. Еллар үтү белән аның шул рәвешле мине генә түгел, ә башка журналистларны да курчалавын аңладым. Шул ук вакытта аны «ак һәм йомшак» дип булмый. Сания Хәким кызының һәрвакыт үз фикере булды, аны әйтергә курыкмады, ә эшкә чын күңелдән бирелүчеләргә һәм бар көчен биреп эшләүчеләргә генә мөлаем карашта иде.
Фотога төшерүгә килгәндә исә, бу аның өчен эш кенә түгел, ә төп мавыгу, бәлки, хәтта сөю дә. Балачактан фото белән кызыксынган, һәрвакыт «тормыш мизгелләрен» тотарга яраткан. Хәтта фотосалонда эшләгәндә дә (анда кагыйдә буларак, статик фотолар төшерәләр), беркайчан да «төймәгә басарга» ашыкмаган, кешенең ачылуын көткән. Һәрвакыт ышанычка керә һәм кирәкле сүз таба белде, бәлки, шуңа күрә аның «җансыз» кадрлары юк. Аның фотолары безнең геройлар турында еш кына мәкаләләрдән күбрәк сөйләде.
Иҗади һөнәр кешесе, әлбәттә инде, лирик, ләкин Сания Хәким кызында техникага карата да сөю яши. Абыйлары белән үскәнгә, әтисен нык яратканга, мөгаен. Ул үзләштермәгән күнекмә юк кебек тоела. «Минск» мотоциклына утырып авыллар буенча йөрде. Җитмешенче еллар ахырында ук, районда хатын-кызлар автомашина йөртмәгәндә, шофер таныклыгы алды һәм «Москвич» руле артына утырды.
Район телевидениесе булдыру турында сорау тугач, туксанынчы елларда кулына Сания Мөбәрәкҗанова видеокамера алырга карар итте һәм яңавыллыларны кызыклы телесюжетлары белән сөендерде. Дрель, балта, пычкы, «мастерок» – аның өчен гадәти эш кораллары. Ир-егетләрне бер сәбәпсез борчымый, үзе башкаруны кулай күрә. Инде хаклы ялда булса да, элекке – гармунда уйнарга өйрәнү – хыялын тормышка ашыру максатын куя. Бүген ул тальянчылар ансамбле бизәге, биредә аннан башка хатын-кыз юк. Хәзер сәхнә аның өчен зур юаныч. Кыскасы, талантлы кеше бөтен яклап та талантлы.
Шулай да аның төп таланты – изге күңелле, хәстәрлекле, ачык һәм юмарт булу. Кайчандыр аны өйрәткән әнисе Бикә апа кебек, ул Сания Хәким кызы өчен һәрвакыт саф күңеллелек идеалы булып калды. Кемгәдер ярдәм кирәк икән, ул шундук йөгереп килә.
Кызганычка каршы, еллар беркемне дә аямый, менә Сания Хәким кызы да сигезенче дистәсен ваклый. Сәламәтлеге дә какшый, байтак яраткан эше белән шөгыльләнә алмый. Ләкин күңеле элеккечә яшь, шушы хөрмәтле ханымның юлында очраган һәрберсенә карата шундый ук игътибарлы, ачык һәм хәстәрлекле булып кала. Күпләр аңа елмаеп җавап бирә, чөнки һәркемнең хәтерендә аның исеме белән бәйле якты вакыйга бар.
Читайте нас: