ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 декабрь 2018, 11:38

Иң искесе иде – иң яңасына әверелде

Шүдик авылына яңа мәктәп автобусы кайткан

«Башкортстанда 242 миллион сумга өстәмә рәвештә 217 мәктәп автобусы сатып алынды» – Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Instagram» социаль челтәрендәге битенә сылтама белән «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына шундый яңалык хәбәр иткән. Бу 12 декабрьдә булды, һәм инде 16 декабрьдә автобусларның берсе безнең районга – Шүдик авылы мәктәбенә кайтты.
– Безнең мәктәп автобусы тугыз ел файдаланылды, ул районда иң искесе иде, – ди мәктәп директоры Владислав Мөхәммәтшин һәм, шатлыгын яшермичә, өстәп куя: – Хәзер иң яңасына әверелде.
Шундый Яңа ел бүләгенә балалар һәм, әлбәттә инде, мәктәп автобусы шоферы Владислав Нәҗмиев шат.
– Яңа яңа инде, – ди В. Нәҗмиев, – хәвефсезрәк тә, уңайлырак та.
Ул шулай ук кайткан техниканың «ГЛОНАСС» системасы һәм коткаручыларны ашыгыч чакыру төймәсе, өстәмә җылыту миче, тахограф, камилләштерелгән хәвефсезлек каешлары һ.б.белән җиһазландырылуын сөйләде.
Читайте нас: