ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2019, 12:48

Әхмәтхановларга икеләтә бүләк

Яңавылда фатир ачкычы һәм торакка таныклык тапшыру узды

Яңа елга берничә көн кала район хакимиятенең утырышлар залында торакка таныклык һәм яңа фатир ачкычы тапшыру узды. Бу фатирларның берсе инвалидларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт вәкаләтләрен башкару кысаларында бирелде, алты фатир ата-ана карамагыннан торып калган ятим балаларга булды. Моннан тыш, сигез яшь гаилә торак бина һәм торак йорт төзелешенә социаль түләү алуга хокук турында таныклык алды.
Шундый гаиләләрдән берсе – Людмила һәм Алексей Әхмәтхановлар. Мондый шатлыкла вакыйга аларга Яңа елга гына искиткеч бүләк булмады –10 ел элек 26 декабрьдә туй булган.
– Мин тумышым белән Нөркән авылыннан – дип сөйли гаилә башлыгы, – Люда – Барабановкадан, бер үк мәктәптә укыдык, шунда бер-беребезне ошаттык.
Шулай килеп чыккан, алар мәктәптән соң да аерылышмаган – Алексей Ижевск монтажлау техникумына электрчыга укырга кергән (хәзер – Яңавыл РЭСында исәпләү төркеме мастеры), Людмила – Ижевск мәдәни-агарту училищесына педагог-оештыручыга (15 санлы балалар бакчасында тәрбияче). Мәктәпне тәмамлаганнан соң өйләнешкәннәр, хәзер аларның өч уллары: Илья, Степан һәм Егор үсеп килә. Тәүдә ата-аналары белән бергә яшәгәннәр, арытаба Яңавылга күчкәннәр, зур булмаган йорт сатып алганнар.
– Яз җитү белән өй төзи башлаячакбыз. Дәүләт ярдәме белән «Кысан булса да – үзеңнеке» дигән әйтем көнүзәк булмаячак, – дип шатлана Әхмәтхановлар.
Читайте нас: