ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2019, 15:14

Дәваханәдәге сабыйлар өчен әкият

Яңавыл медиклары кечкенә авырулар өчен бәйрәм оештырды

Яңа ел – балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә көтеп алган тылсымлы бәйрәм. Менә Яңавыл район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре дә стационарның кечкенә пациентлары Яңа ел алдыннан әкият тылсымыннан мәхрүм калмасын дип карар иткән һәм аларга чара оештырды. Балалар янына бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Карсылу килде, чыршы тирәли бергәләп әйлән-бәйлән, күңелле уеннар уйнадылар, сабыйлар Кыш Бабайга шигырь сөйләде һәм күчтәнәч алды. Балалар янына бәйрәмгә «авырып киткән» 2019 ел символы – Хрюша да килде. Ә яшь пациентлар өлкән дуслары – медицина хезмәткәрләре – аңа савыгырга ярдәм итте.
Яңа ел тамашасына балалары белән бергә дәваханәдә ятучы әниләре дә сөенде һәм Кыш Бабайга үзләре һәм сабыйларының сәламәтлеге турында күбрәк хәстәрлек күрергә, ә табибка чирне кисәтү өчен һәм прививкага гына йөрергә вәгъдә иттеләр.
Читайте нас: