ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2019, 09:51

«Безгә яз көне килегез»

90 яшьлек Мәүлидә Хәерова туган йортын ташлап китәргә теләми

«Мәүлидә әбигә килдегезме? Әйе, ул ерак түгел – Актау урамы ахырында яши», – дип аңлатты Карман-Актау авылында яшәүчеләр, килүебезнең сәбәбен белгәч.
Үзәк урам элекке авыл кибетенең иске кирпеч бинасына барып терәлә, биредән уңга борылдык. Таудан бик гүзәл күренеш ачыла. Җәяү барырга карар иттек. Тирән йокыга талган куе урман боҗрасындагы авыл әсирлектәге кебек. Ике яклап йортлар матур, зур, тик капка янында эзләр күренми. Хуҗалары бирегә вакыт-вакыт кына килә, ахры, дигән фикергә килдек. Менә авылда озак яшәүче Мәүлидә Хәерованың йорты, ел башында ул туксан яшен тутырган.
Хуҗабикә ачык йөз белән каршы алды. Ялгызы яши. Ата-ана йортына улы Халәс һәм килене Фәнзия еш килеп йөри. Утын, су ташып куялар. Килене өен җыештыра. Тәмле ризыклар белән сыйларга ярата.
Мәүлидә Бәдрәш-Актау авылында туып-үскән. Балачагы – сугыш, яшьлеге аннан соңгы елларга туры килгән. Колхозда басуда, фермада эшләгән, атлар белән оста идарә иткән.
1954 елда кияүгә чыккан, дөресрәге, Хәмзә Хәеров аны урлап Карман-Актауга алып килгән.
– Ирем искиткеч кеше булып чыкты. Әрләшмәде, эчмәде. 61 ел бергә гомер иттек, – дип сөйли әби, – 2015 елда 88 яшендә бакыйлыкка күчте.
– Ирем белән ике йорт салдык. Ул урманга – мин аның белән, ирем бүрәнәнең авыр башын күтәрсә, мин – икенче ягын. Шулай яшәдек, тырыштык, тынычлыкны белмәдек, – ди ул.
Биш бала тудырган. Кызы Зинилә Пермьдә яши, улы Җәүдәт – Нефтекамада, Халәс, инде әйтелгәнчә, Яңавылда. Улларының берсе сабый чагында мәрхүм булган. Кечесе Халит 39 яшендә үлгән, озак авырган. Әнисе утыз ел аны тәрбияләгән. Каенанасын кебек үк. Ул 94 яшендә вафат булган. Сүз уңае, Мәүлидә Хәбибулла кызының әти-әнисе шулай ук озак яшәгән.
Әби сәламәтлегенә әллә ни зарланмый. Яхшы ишетә, дөрес, соңгы вакытта, күз күреме начарайган. «Юлдаш» радиосы ярдәмендә ул бөтен вакыйгалардан хәбәрдар.
Өендә җылы. Үткән җәй яңа мич чыгарганнар. Көн саен ягуы авыр, ләкин тырыша.
– Балалар Яңавылга үзләре янына чакыра, йортны ташлап китә алмыйм, – дип авыр сулый әби. – Безгә яз яки җәй килегез, биредәге гүзәллекне үз күзегез белән күрерсез. Боларның барысын да шәһәр тормышына алыштыру мөмкинме?!
Илдар Шәрипов фотосы.
Читайте нас: