Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2019, 15:56

Һәркем үрләр яулый ала

Илзида Заһитова: гаилә, планнар һәм үсеш хакында

Аны эшкуар, педагог буларак күз алдына китерәләр. Чынында исә, Илзида Заһитова белән аралашып, ул белмәгән өлкә юктыр, дигәнне аңлыйсың. Бу аның кызыксынучан акыл төзелеше булганга һәм ул гаиләсе, балалары (кечесенә бары тик 6 ай гына) белән һәрчак үзе өчен яңадан-яңаны ачканга...
– ...Илзида Илдусовна, Сезнең өчен иң мөһиме нәрсә?
– Аһәңлелек, гаилә, шәхси үсеш, финанс тотрыклылык һәм ирек. Соңгы алты елда үземне тыңлап, аһәңле тормыш белән яшәвемне әйтә алам. Хәзер мин тыныч, басынкы. Хыялларны тормышка ашырып, үзе белән аһәңдәш яшәгән хатын-кыз бәхетле. Гомумән, кешене хыял йөртә.
– Балачакта ниләр турында хыялландыгыз?
– Күп нәрсә. Вакыт узу белән алар каядыр югалды, объектив шартлар моңа сәбәп булды. Инде тәҗрибәле хатын-кыз буларак, янә хыялланырга өйрәндем. Өйдә гаилә советы бар, Артур белән – без берлектә. Карарларны да бергә кабул итәбез. Әйтик, яңа елга яңа хыяллар белән керәбез, ә аның ахырында нәтиҗәләр ясыйбыз. Без планлаштырырга өйрәндек. Бүген план-карта төзибез, анда барысы да айлар буенча, адым артыннан адым язылган. Моннан тыш, һәр көнем планлаштырылган, чөнки минем һәр нәрсәдә тәртип. А һәм Б планы бар. Мөгаен, күргәнсездер, мин социаль челтәрләрдә бик актив, бу эшемнең бер өлеше. Кайдадыр әйтик, чиратта торганда, вакытны бушка уздырмыйм, ә эшлим.
– Әгәр проблемалар туса? Алар бит һәркемнеке бар...
– Миндә «проблема» дигән төшенчә юк. Хәл бар. Шушы көннәрдә яныма алты яшьлек улым Айвар килеп: «Әни, минем шундый хәл!», – ди. Һәм бергә бу хәлне карыйбыз.
– Тәрбия хакында сөйләшик.
– Балаларны тәрбияләү турында сөйләгәндә – бу бәхет һәм җаваплылык. Аларда вакытында һәм дөрес тормыш нигезен үстерүнең мөһим булуын аңлыйм. Элек шәхси үсеш буенча укуның мөһимлеген бәяләп бетерми идем. Барысын да беләм дип уйладым. Укулар ярдәмендә нык үзгәрдем, тормыш принципларын, карашларны үзгәрттем. Ирем белән тренингларга йөрибез. Соңгы тапкыр октябрьдә Мәскәүдә булдык, Әскәргә дүрт ай иде. Әтиләре улларыбыз өчен тренер. Минем планнарда уллар тәрбияләү буенча тренер булу, бу сорауда ата-аналарга белешмә бирү. Балалар әти-әнисен кабатлый, дип исәплим. Һәм көн саен моңа инанам.
Әнигә бик рәхмәтлемен, шул исәптән, миңа ышанганы өчен. Аралашмый торган кыз булып үстем, балалар бакчасында бәйрәмнәрдә шигырь сөйләмәдем. Рус телендә бер сүз дә белми, татарча гына аралаша идем. Башлангыч сыйныфларда өчле билгеләренә укыдым. Ләкин яхшырак булырга омтылдым һәм әни һәрвакыт рухландырып торды. Зирәк укытучыларга рәхмәт. Җиденче сыйныфларга мин дүртле билгеләренә укый башладым, арытаба бишлегә генә. Мәктәп, институтны да яхшы гына тәмамладым. Гимназиягә эшкә килдем. 25 яшьтә завуч итеп билгеләделәр.Биредә мин 14 ел эшләдем. Һәрвакыт үз алымым буенча эшләргә хыялландым. Бүген аларны тормышка ашырам.
Билл Ньюменның «Парите вместе с орлами» искиткеч китабы бар. Кеше тормышын бу горур кошның югары очышы белән чагыштырганда, һәркем үрләр яулый, аңа тиңләшә, аңардан үрнәк алырлык була ала, дип ассызыклый автор.
Менә нәрсәгә минем тарих? Балаларга укуда, спортта һ.б. булдыра алмаулары турында «ярлык» тагарга ярамый. Һәр бала сәләтле, иң мөһиме – ачкычны дөрес сайлап алу.
Беләсезме, күпләр 22-23 яшьтә «вафат була», чөнки өйрәнми башлыйлар, элеккечә яшиләр. Мин вакытында тормышны үзгәрттем, үз өстемдә эшләүне дәвам итәм, күбрәк вакытны гаилә белән үткәрәм. Бу бәхет түгелме?!