ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2019, 16:19

Шимбә дә диспансерлаштыру үтәргә мөмкин

Муниципаль хезмәткәрләр беренче булып башлангычны хуплады

Диспансерлаштыру – бу 21 яшькә җиткән һәр гражданин үтә алырлык кисәтү медицина күзәтүе. Быел диспансерлаштыруны 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998 елда туган гражданнар үтә.
БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тарафыннан үткәрелгән чираттагы «Сәламәтлек сәгате» барышында республика халкын диспансерлаштыру барышы турында сорау күтәрелде. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Максим Забелин 2018 елның 11 аена 689 меңгә якын кеше диспансерлаштыру үтүе турында сөйләде, бу планнан 95 % тәшкил итә. Республиканың кайбер медицина учреждениеләрендә ял көне диспансерлаштыруы кертелгән, дип шунда ук хәбәр итте. Р. Хәбиров тупланган тәҗрибәне гомумиләштерергә һәм аны тоташ республика буенча таратырга йөкләтте. Яңавыл район үзәк дәваханәсе инде ел башыннан эшләүче халык өчен ял көне диспансерлаштыруын гамәлгә кертергә карар итте. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Ришат Хәкимов сөйләвенчә, бу медицина күзәтүен табиб бүлмәсе янында озак көтмичә үтәргә уңайлы ысул, чөнки шимбә көнне поликлиникада белгечләр консультациясенә мохтаҗ пациентлар юк. График төзелгән, аңа ярашлы районның учреждение һәм предприятие коллективлары оешкан төстә диспансерлаштыру үтәчәк.
Яңавылда мондый тәҗрибә тәү тапкыр үткән шимбә уздырылды. Аны муниципаль хезмәткәрләр – район һәм шәһәр хакимияте хезмәткәрләре үтте. Медицина кисәтүе бүлеге мөдире Алсу Исламова сүзләре буенча, диспансерлаштыруны – 33 кеше, кисәтү медицина күзәтүен (ике елга бер тапкыр үткәрелә) – 13 хезмәткәр үткән, ел саен үтә торган һөнәри күзәтүне үтүчеләр 38 кеше тәшкил иткән.
Лидия Галимова, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы:
– Бик яхшы, дөрес башлангыч. Үзеңне тыныч хис итәсең, эштән аерылырга кирәкми, медицина күзәтүен үтү өчен бөтен шартлар тудырылган, һәркайда сине белгечләр көтеп тора. Кәеф бәйрәмчә: кайчан тагын шимбә көнне барлык хезмәттәшләрең белән очрашасың?!
Читайте нас: