ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2019, 09:48

Иң мөһиме – телевизор каршында түгел

Яңавыллылар нинди кышкы ял төренә өстенлек бирә

Яңавыллылар кыш көне кайда ял итәргә ярата? Бу сорауга җавап табу максатында шәһәр һәм әйләнә-тирә буенча йөреп чыгарга карар иттек.
Бездә чаңгы спорты яратучылар күп. Аларны шәһәрдә дә, чикләрендә дә очратырга була. Саф һавада ял итеп, тирә-як матурлыгына ләззәтләнү өчен искиткеч мөмкинлек!
Скандинавларча йөрү белән шөгыльләнүчеләрне дә һәрвакыт очратып була. Өстәвенә шәһәрдә моның өчен мәйданчыклар күп. «Яшьлек» ФОКы территориясендә һәм Некрасов урамында урнашканнарын, мөгаен, популяр дип әйтергә ярый.
Барлык ял һәм эш көннәрендә кич лицей территориясендәге шугалакта кеше байтак. Кемдер шайба куа, биредә дә үк тимераякта йөрергә яратучылар да шуа. Бер уңайдан Байгуҗада хоккей тартмасы эшләве-эшләмәве турында кызыксындык. Мәйданчык, хәбәр итүләренчә, буш тормый диярлек, монда, нигездә, малайлар хоккей уйный.
Күпләр «Таш-Елга» тюбинг-паркын актив ял итү урыны ди. Хәтта башка районнардан, Нефтекамадан киләләр. Бирегә чит ил кешеләре дә килә, диләр. Кышның иң кызу чагы. Нәрсә кызыклырак, файдалырак, күңеллерәк икәнлеген – сезгә сайларга. Иң мөһиме – кичке аштан соң яки ял көннәрендә өйдә телевизор каршында утырмаска.
Читайте нас: