ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 гыйнвар 2019, 09:28

Батырлык һәм дан шәһәре

Китапханәдә Ленинград блокадасын өзү еллыгы хөрмәтенә кичә үтте

25 гыйнварда район үзәк китапханәсендә Ленинград блокадасын өзүнең 75 еллыгына багышланган «Батырлык һәм дан шәһәре» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Биредә шулай ук «Сугыш безгә гасырлар караңгылыгыннан карый» тематик күргәзмә әзерләнгән иде.
Үсеп килүче буыннан тыш анда исемнәре Ленинградны обороналау белән бәйле кешеләрнең балалары чакырылды. Алар Татьяна Николаевна Синицынаның кызы Светлана Фәритовна, Касыйм Гайдан улы Гайдановның улы Валерий Касыймович, Муллаян Сәрвәр улы Сәрвәровның улы Рәвил Муллаянович.
– Ленинград өчен көрәш Бөек Ватан сугышының хәлиткеч сугышларыннан берсе булып тора һәм шәһәрне яклаучылар тарафыннан күрсәтелгән батырларча чыдамлылык ярдәмендә Русия һәм бөтен дөньяның хәрби тарихында үзгә урын алып тора, – дип билгеләде очрашуда хәрби комиссар ярдәмчесе Данил Шәйдуллин.
1941-1944 елларда әтисе Ленинградны яклаучы булган Рәвил Сәрвәровның чыгышы чагу һәм истә калырлык булды. Яңавыл улы «Непростые смыслы бытия» исемле ахыргы китабын нәкъ аңа багышлаган. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Рима Фазылова, яшьләргә мөрәҗәгать итеп: «Сугыш куркынычын беркайчан да белмәгән бер генә буын үсмәде, ләкин блокада елларында ленинградлылар тарафыннан кылынган батырлык хәтердә, урам һәм мәйданнар, мемориаль комплекслар исемнәрендә мәңгегә калачак», – дип билгеләде.
Бер минут тын тору, «Блокада икмәге» акциясе, кыска вакытлы «Жить» фильмын күрсәтү чараны сагышлы мәгънә белән тулыландырды. Айдана Нуриева, Лилия Гаязова, Ольга Николаева, «Рапсодия» хатын-кызлар халык вокаль ансамбле башкаруында сугыш һәм аннан соңгы еллар җырлары яңгырады.
Лилия Чураева.
Читайте нас: