ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 гыйнвар 2019, 15:25

Түбәдә кар? Хәбәр итегез

Йортларда кар белән көрәш бара

– Тәүлегенә уртача ун чакыру була, – ди «ТКХИ» ширкәте мастеры Фәдис Фәррахов, күп фатирлы йортта яшәүчеләр йорт түбәсен «кар әсирлегеннән» азат итү мәсьәләсе белән еш шылтырытамы, дигән сорауга җавап биреп.
Шушы көннәрдә коммуналь хезмәт хезмәткәрләренең бу юнәлештә эше артты – күк гөмбәзе карны кызганмады, шулай булгач, юлчылар гына киеренке режимда эшләмәде. ТКХИ хезмәткәрләренең дә, чакырганны көтеп, кул кушырып утырмыйча, саклык эшләре үткәрүен билгеләп үтәргә кирәк. Мастер сүзләре буенча, агымдагы сезонда алар инде бер тапкыр торак фонды буенча бу максат белән йөреп чыккан (ә бу күп фатирлы 180 йорт). Әле коммуналь хезмәте эшчеләренең түбәләрне кардан чистарту вакыты, ләкин инде башка чор да ерак түгел – боз сөңгеләрен төшерү.
Йорт түбәсендә артык кар турында 5-47-07 телефоны аша шылтыратырга яки хәбәр итәргә мөмкин. Моннан тыш, әйткәндәй, «ВКонтакте» социаль челтәрендә «ООО «УЖКХ» г. Янаул» төркемендә язарга була – анда кире элемтә җайга салынган.
Читайте нас: