ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 февраль 2019, 15:01

Барысы да әйбәт булачак

Температура һәм явым-төшем күләме уртача күпьеллык билге дәрәҗәсендә

Кышның соңгы ае бара, әмма салкын чигенергә ашыкмый. Үткән сишәмбе, мисалга, күпләргә, мөгаен, быелгы кышның иң суык көне булып тоелгандыр. Яңавыл метеостанциясендә бу мәгълүматны кире кагалар – иң түбән температура 24 гыйнварда теркәлгән. Ул вакытта туфрактагы температура – 35, ә һавада -30, 6 градуска кадәр «җылынган». 5 февральдә һава температурасы– -26, 4 градуска, туфракта -29, 3кә җиткән. Җил секундына 4, 9 метрга җиткәнгә салкынрак тоелган, 24 гыйнварда җил секундына 2, 4 метр гына булган.
Метеостанциядә февральгә фаразлар белән дә кызыксындык. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, уртача айлык һава температурасы -13... -15 градус көтелә, ул уртача күпъеллык билгеләргә якын. Айлык явым-төшем күләме нормага ярашлы һәм азрак күзаллана.
Республикада тотрыксыз һава торышы көтелә. Температура режимы җылы һәм салкын дулкыннар белән булачак. Салкын көннәрдә һава торышының минималь температурасы -22... -27 градус тәшкил итәчәк, урыны белән аязайтканда -32... -37 градуска төшәргә мөмкин. Җылы дулкыннарында иң югары һава температурасы -3... -8 градус, ә айның икенче яртысында -3... +2 градуска кадәр күтәреләчәк.
Антициклональ кырлар өстенлек итү сәбәпле, тоташ явым-төшемле көннәр саны нормадан аз көтелә, ләкин актив циклон республика территориясенә чыкканда, бозлавык, кар яву һәм буран булуы ихтимал. Соңгысын инде күзәтәбез.
Быелгы кыш 2014, 1988 һәм 1978 елгы белән охшаш.
Читайте нас: