ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 февраль 2019, 15:42

Киңәш һәм тәҗрибә уртаклашу

Районга Чакмагыштан кунаклар килде

«Тепловодоснабжение» республикада авыл халкын җылылык һәм су белән тәэмин итүче бердәнбер предприятие. Гадәти булмаган тәҗрибә белән танышу максатында Яңавылга Чакмагыш районыннан кунаклар килде – белгечләре белән «Водоканал» МУПе директоры Фән Гулюмов.
Билгеле булуынча, кызыксыну уяткан предприятие авыл мәктәпләре, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектларын җылылык белән тәэмин итә, 2015 елдан 13 торак пунктны эчә торган су белән тәэмин итә башлады. Сөйләшү барышында ачыклануынча, су белән эшләү генә зыянлы, «плюс»кә предприятие җылылык тәэминаты исәбенә чыга. Чакмагышлыларны хуҗалык итүнең нәкъ шундый тәҗрибәсе кызыксындырган да.
«Тепловодоснабжение» ширкәте директоры Илмир Гарипов белгечләр белән бергә барысының да ничек башлануы, тәүдә авырлыклар белән очрашырга туры килүе, хәзер нинди сораулар тууы турында сөйләде.
– Беренчел бурыч – яхшы кадрлар сайлау, – дип билгеләде Илмир Фәнит улы, – бердәм коллектив булмаса, эш бармаячак. Өстенлекләр исәбендә ул техник җиһазланыш, закончалыкны һәм әлбәттә инде халык белән диалог кора белүне әйтте. Тарифлар булдыруга кагылышлы сорауларда шулай ук җентекле тукталдылар. Техник характердагы мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады.
«Тепловодоснабжение» чыгымнарда алдынгылык стратегиясе тота, биредә төрле яклап чыгымнарны кыскарту буенча планлы эш алып барыла. Янга калдыруга энергия нәтиҗәле казан җиһазлары һәм насослар урнаштыру, заманча ысул һәм материаллар белән җылылык һәм аның челтәрләре системаларын ремонтлау, яктылык лампаларын энергияне янга калдыра торганга алыштыру һ.б. исәбенә ирешәләр.
Очрашуның гамәли өлешендә Чакмагыштан коммуналь хезмәт эшчеләре Яңа Уртавыл, Вәрәшбаш, Р. Гәрәев исемендәге мәктәп казанлыкларында булды. Монда алар заманча җиһаз эшен күрде, «КСИТАЛ GSM» җылылык җиһазының мобиль тикшерү системасы белән танышты, ул аз гына тайпылыш булса моның турында кулланучыга СМС-хәбәр җибәрә.
– Рәхмәт, күп файдалы мәгълүмат алдык, сезгә килү бик уңышлы булды, – диде кунаклар.
Читайте нас: