ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 февраль 2019, 16:50

Карны юлга чыгармаска

Кагыйдәне бозган өчен штраф каралган

Кар байтак яуды. Яңавыл метеостанциясендә хәбәр итүләренчә, кар катламы биеклеге хәзер 48 сантиметр билгесенә җитә. Бу, аңлашыла ки, басуда, метеомәйданчыкта, урыны белән тагын да күбрәк. Юл читендә, мисалга, тоташ барханнар үскән. Бу «ЯнаулБлагоустройство» ширкәте хезмәткәрләре тарафыннан инде 8000 кубометрга якын кар чыгарылуга карамастан.
Предприятиедә аңлатуларынча, кар тауларына үсәргә яшәүчеләр дә «ярдәм итә». Алай гына да түгел, шәхси секторда яшәүчеләр территориясеннән чистарткан карны юлның йөри торган өлешенә яки юл читенә түгү очраклары да бар, болай эшләргә ярамый.
– Моның нәтиҗәсендә юлның йөрү өлеше тарая, ясалма рәвештә аварияле халәт тудырыла, – ди предприятие директоры Алмаз Фәйзуллин.
Яңавыл шәһәренең төзекләндерү һәм санитар карау кагыйдәләрендә болай язылган: «Кышкы җыештыру эшләре башкарганда юлга кар өю, урамнарның йөрү өлешенә, газон, яшеллек полосаларына кар һәм боз чыгару тыела».
Шәһәр хакимиятендә сөйләүләренчә, мондый очракларда административ комиссия ачыкланган бозулар буенча гражданнарны административ җаваплылыкка җәлеп итәргә хаклы (өч мең сумга кадәр штраф).
Читайте нас: