ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 март 2019, 09:07

Әлфия Касыймова: «Яңа проектларны тормышка ашырачакбыз»

Карагыз, кем килгән

Үткән елның октябрь ахырында «Альтаир» халыкны социаль хезмәтләндерү үзәген Әлфия Касыймова җитәкләде. Бүген гәзит укучыларга яңа җитәкче белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Әлфия Әнфировна, йола буенча, үзегез турында сөйләгез әле.
– Яңавылда үстем. Әнием, Әнзилә Кәрам кызы, район хакимиятендә бухгалтер иде, әти, Әнфир Әхмәтнур улы, тоташ гомере буе «УТТ»да шофер булды. Бергәләп зур йорт төзеделәр, хуҗалык тоттылар. Кызганычка каршы, әтинең арабызда юклыгына инде 10 ел. Гаиләдә ике бала үстек һәм әти-әни без бәхетле булсын дип тырышты. Җәйге каникулны авылда дәү әнидә туганнар белән үткәрергә яраттым. Нәрсә белән булса да мәшгуль идек: җиләк, гөмбәгә йөрдек, миндек әзерләдек, елгада су коендык... Балачактан укытучы булырга хыялландым, өйдә «мәктәпле» уйнадым, укучылар исемлеге белән сыйныф журналы бар иде, анда өлгергәнлек өчен билгеләр куйдым, ә курчаклар укучы булды. Мәктәптән соң Башкорт кооператив техникумына «бухгалтер-претензионист» белгечлегенә укырга кердем. Читтән торып Казан шәһәрендә «икътисадчы» квалификациясе буенча социаль һәм гуманитар белем институтын тәмамладым.
– Гаиләгез турында сөйләгез әле.
– Ирем Илшат Рим улы белән ике кыз тәрбияләп үстердек.
Өлкәне Регина – Ижевск медицина академиясенең I курс студенты, кечесе Асель (аңа 4,5 яшь) балалар бакчасына йөри.
– Социаль хезмәтләндерү өлкәсе сезгә билгеләнешкә кадәр таныш булган. Җитәкче роленә өйрәнү ничек үтте?
– Әйе, унөч елдан артык хезмәттәшләрем-белгечләр белән иңгә-иң эшлим. Танырга кирәк, элек тормышым социаль өлкә белән бәйле булыр, дип уйламаган идем. Безнең коллектив өлкән буын, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иминлегенә хезмәт итә. Яңа вазыйфага өйрәнү сизелми үтте. Мөгаен, социаль хезмәт мөдире булып эшләү тәҗрибәсе һәм бу эш инде миңа таныш булганга. Әлбәттә, хаталарсыз булмый әлегә, ләкин без аларда өйрәнәбез, төзәтәбез һәм арытаба атлыйбыз.
– Планнарыгыз нинди?
– Өлкәннәр өчен социаль хезмәтләндерүнең яңа формалары һәм социаль әһәмиятле проектлар үстерү. Алар исәбендә РФ Президентының урам спорт тренажерлары урнаштыру буенча отылган грантны тормышка ашыру. Шулай ук өлкәннәр өчен «Компьютерга яшь чик түгел» проекты белән «Көмеш яшь» социаль әһәмиятле проектлар конкурсына заявка бирдек. Аны уңышлы үтү очрагында БР Хезмәт министрлыгы субсидияләре ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә торып калган кешеләр өчен реабилитацияләүнең техник чаралары пунктын ачарга ягъни социаль хезмәтләндерүнең тагын яңа формасын үстерергә планлаштырабыз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт һәм эшегездә уңышлар.
Читайте нас: