ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 март 2019, 15:10

«Кич утырып, бәйләм бәйләдем»

Эльза Шәртдинова киездән искиткеч матур әйберләр булдыра

Район чараларының берсендә Эльза Шәртдинова киез буенча мастер-класс үткәрде, күпләр аның эшенә таң калды. Мин дә алар исәбендә. Сөйләшеп киттек, инде тәүге сүзләрдән минем алда ачык һәм иҗади шәхес икәнлеге аңлашылды.
– Эльза Абылгасовна, йон белән эшләү техникасына кайда һәм кайчан өйрәндегез?
– Алты-җиде яшьтә инде бәйли белә идем. Ә кул эшенә сөюне дәү әнием Маһирә тәрбияләде. Ул баш киемнәре бәйли иде. Аларны фирүзә, кура җиләге төсләренә буяганы истә. Нефтекама педагогия училищесында укыган елларда күп бәйләдем һәм арытаба: пуловер, костюмнар һ.б. Төзәтү-интернат мәктәбендә эшләгәндә (анда Эльза Шәртдинова 19 яшьтә килгән, бер елга белгечлеге буенча балалар бакчасына эшләргә китә, ләкин янә кайта, чөнки аның урыны биредә, дип исәпли), балаларны кул эшенә өйрәттем һәм өйрәтәм, декоратив-кулланма сәнгать белән шөгыльләнәбез.
– Йоннан картиналар, башка әйберләр булдыруга ничек килдегез?
– Очраклы рәвештә кулыма «Рукоделие» журналы эләкте. Ә мин мавыгучан кеше, бу шөгыль бик ошады. Йон – бик тере, искиткеч йомшак материал, ул киездә төрле рәвешләр уйлап табарга һәм тормышка ашырырга, чын иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, бу үзеннән-үзе бик мавыктыргыч. Йоннан рәсем ясарга гына түгел, ә башка әйбер дә басарга мөмкин. Шушы көннәрдә итек басмыйсыңмы, дип сорадылар. Кич утырып, кечкенә «киез итек» бастым – алар («оберег») йортка бәхет һәм иминлек китерә. Миндә киез сумкалар, бизәнгечләр, декор әйберләре, уенчыклар бар. Алар озак ятмый: танышлар һәм дусларыма бүләк итәм, башкаларын үзенчәлекле бүләк сыйфатында һәм күңел өчен алалар. Алардан җылылык һәм уңайлылык бөркеп тора, интерьер яки киемгә кызыклы ноталар кертә, диләр.
– Ничек уйлыйсыз, гадәти булмаган сәнгать белән һәркем шөгыльләнә аламы?
– Теләк кенә булсын. Рәсем ясый белсәгез, искиткеч. Геннарга рәхмәт – әти яхшы рәсем төшерә иде. Әгәр ул сезгә табигатьтән бирелмәсә, бәла түгел: барлык хаталарны төзәтүе җиңел, килеп чыкмаган «буяуны» алып, йонны яңадан салырга тырышырга кирәк. Әлбәттә инде, сәнгать зәвыгы, төсләрне сайлый белергә...
– Тагын нинди дә булса мавыгуларыгыз бармы?
– Шулай ук чүпрәктән курчаклар тегәм. Ризык әзерләргә яратам, аеруча торт пешерергә. Әнидән гөлләр үстерү мавыгуы бирелгән, күбрәк зурлары – пальма, фикуслар ошый. Кызганыч, фатирда урын күп түгел. Орлыктан, ботаклардан үстерү кызыклы. Җәй көне бакчада эшләргә һәм гаилә белән сәяхәт итәргә яратам, хәзер, дөрес, сирәгрәк чыгабыз.
Һөнәри эшчәнлек сәбәпле барысын да алдан планлаштырырга, өстенлекләрне дөрес куярга күнеккәнмен. Ниндидер эш бик мөһим һәм кирәкле, дип уйласаң, һәрчак вакыт табачаксың. Әйтик, бер сәгатькә иртәрәк торсаң, телевизор артында азрак утырып, сериал карамасаң. Теләк һәм дәлил генә булсын.
Читайте нас: