ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 март 2019, 15:06

Гаилә белән балык кармакларга

Боз астыннан балык тоту буенча район ярышы үтте

Кыш балык каптыру ял гына түгел, ә спорт та. Боз астыннан балык кармаклау буенча ярышта катнашучылар моны яхшы белә. Чара 2 мартта гаилә командалары арасында район беренчелеге кысаларында Ушья-Тау авылы янында үтте. Район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча бүлеге, Рус географиясе җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе, районның сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе оештыручы булып чыгыш ясады. Шимбә иртәсендә ярда байтак халык җыелды: ярышка 24 команда составында 72 балык каптыручы теркәлгән һәм ялгыз балыкчылар да бар иде.
Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Хисмәтуллин, Рус географиясе җәмгыяте бүлекчәсе рәисе Фәрит Харисов, район башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин, районның сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе җитәкчесе Евгений Масленников ярышта катнашучыларны сәламләде. ГОЧС һәм мобилизацион әзерлек секторы мөдире Марат Харисов балык каптырганда хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерде.
Ярышта өч кеше составында гаиләләр: әти (яки дәү әти), әни (яисә дәү әни) һәм бала катнашты.
Көрәш ярыш формасында үтте. 11 сәгать 17 минутта старт бирелде. Боз бораулагыч, кайнар чәй, әлбәттә инде, күтәренке кәеф һәм җиңүгә өмет белән коралланган балыкчылар бозга юнәлде.
Башлаучы һәм тәҗрибәле балык каптыручыларның тышкы тынычлыгы артында көчле дәрт кайный иде! Чөнки биредә бөтен нәрсә күнекмәгә генә түгел, ә уңыш, урын һәм чиртүгә дә бәйле. Һәм менә – иң яшь катнашучыларның берсе – җиде яшьлек Максимильян Колеговка уңыш иң беренче булып елмайды. Тиздән Нәрисә Фәтхлисламова да тәүге балыгын тотты. Алга китеп, шуны әйтәбез: ярыш көнендә иң кечкенә балык нәкъ аның кармагына эләкте.
Ярыш өчен билгеләнгән вакыт сизелмичә үтте. Каптырылган балыкны үлчәү барысын да үз урынына куйды.
Иң күп балык Азамат, Нәрисә һәм Радмир Фәтхлисламовларда булып чыкты. Дмитрий, Нелли һәм Максимильян Колеговлар икенче урында, Вадим, Оксана һәм Миллана Аутуковлар – өченчедә. Илья Красноперов иң эре балыкка ия булды. Дүрт яшьлек Дамир Әүхәдиев иң яшь катнашучы иде, 84 яшьлек Альберт Мингаләмшин – иң өлкәне.
Барлык балыкчылар приз һәм мактау грамотасына ия булды. Рус географиясе җәмгыяте бүлекчәсенең попечительлек советы һәм шәхси эшкуар Рөстәм Закирҗанов иганәче булып чыгыш ясады.
Фәрит Харисов, Рус географиясе җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе рәисе:
– Ярышны икенче тапкыр Рус географиясе җәмгыяте оештыра. Быел катнашучыларның күп саны сөендерде, узган елда нибары 14 гаилә иде. Көн язгыча җылы булды, шуңа күрә һәркемнең кәефе бик яхшы иде, күрәсең.
Чараны әзерләүдә ярдәме өчен Әсхәт Нәҗип улы Әхмәтовка һәм бәйрәмдә катнашкан барысына да рәхмәт белдерәсе килә.
Читайте нас: