ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 март 2019, 11:08

Телевизорыгыз яңа тапшыруга әзерме?

Тагын бер тапкыр «аналог», «сан» һәм ташламачылар турында

3 июньнән Башкортстан Республикасында аналог форматтагы федераль телевизион каналларны тапшыру сүндереләчәк. Халыкның санлы телевидениенең 20 каналын югары сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге бар.
Санлы эфир телевизион тапшыруны колачлау зонасында яшәүче гражданнарга санлы сигналны кабул итүне тикшерү өчен дециметрлы антенна һәм «DVB-T2» (телевизорның техник паспорт характеристикасында карарга мөмкин) стандартлы телевизор кирәк. Әгәр дә телевизор әлеге стандартны тотмаса, аңа санлы приставка алырга кирәк. Мондый телевизорда приставкасыз 3 июньдә «БСТ» гына күрсәтәчәк.
Санлы эфир телевизион тапшыру колачлауның зонадан тыш яшәүче гражданнарга санлы телевидениене карау өчен спутник яки башка кабул итү җиһазы (мисалга, IP-телевидение) алырга кирәк булачак. Яңавыл районында санлы тапшыру белән 14 торак пункт колачланмаган, анда 1000нән артык кеше яши.
Халыкның социаль якланмаган категориясен санлы җиһаз белән тәэмин итүдә ярдәм өчен 2019 елның 30 гыйнвареннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 35 санлы «Санлы эфир яки спутник телевидениене кабул итү өчен җиһаз алу һәм урнаштыруга гражданнарның аерым категориясенә дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында» карары кабул ителгән. Аңа ярашлы, дәүләт ярдәме республиканың аз тәэмин ителгән гражданнарының ике категориясенә каралган: бала өчен ай саен бирелә торган пособие алучыларга һәм пенсиягә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга. Андыйлар бездә ике меңнән артык. Шул ук вакытта гражданин республика территорияссендә теркәлгән булырга һәм яшәргә тиеш.
Дәүләт ярдәме бер хуҗалыкка бер тапкыр бирелә. Берничә пособие алучы хуҗалыклар хезмәтне бер мәртәбә алуга гына исәп тота ала.
Карарга ярашлы, санлы эфир телевизон тапшыруның колачлау зонасында теркәлгән һәм яшәүче гражданнарның югарыда әйтелгән категорияләре санлы приставка алуга чыгымнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсациягә исәп тота ала. Моның өчен МФЦның Яңавыл шәһәрендәге филиалына мөрәҗәгать итәргә. Компенсация 2019 елда фактик сатып алынган санлы приставка өчен бирелә, ул түләү турында чек белән раслана һәм аны алуга 2019 елның 25 декабренә кадәр килгән очракта гына. Компенсация күләме сатып алган санлы приставка хакы нигезеннән билгеләнә, ләкин 1000 сумнан артык түгел. Санлы эфир тапшыруның колачлау зонасыннан тыш яшәүче гражданнарның ташламалы категориясенә спутник җиһазын сатып алу һәм урнаштыруга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Заявка кабул итү шушы елның 3 июненә кадәр гамәлгә ашырылачак. Әлеге вакытта районда гражданнарның бу категориясеннән гариза җыю актив башарыла, ә алар бездә кырыкка якын. Дәүләт ярдәменә хокукы булган барлык яшәүчеләр өстәмә мәгълүмат алу өчен район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге яки районның авыл биләмәләре хакимиятләренә мөрәҗәгать итә ала.
Республикада шулай ук БРның Матбугат һәм киңкүләм хәбәрдарлык чаралары агентлыгының Башкортстан Республикасы бюджеты акчасы исәбенә спутник телевизион җиһаз сатып алу һәм урнаштыру сораулары буенча 8 (347) 218-07-83 (эш көнендә 9 сәгатьтән 18гә кадәр, тәнәфес 13.00-14.00) кайнар линия эшли.
Р. Фәтхуллин,
район хакимиятенең
эшләр белән идарә итүчесе.
Читайте нас: