ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 март 2019, 10:46

Сезон тәрәзә төбеннән башлана

Дәлилә Тимерова: «Помидорны 8 марттан соңламыйча чәчәргә»

Бер танышым әйтүенчә, сезон тәрәзә төбеннән башлана. Бу чынлап та шулай. Февральдә җылы яратучы яки озак җитлегү чоры булган яшелчә культураларын чәчәләр. Бу барлык матурлык күзне һәм күңелне тәүдә тәрәзә төбендә, ә арытаба лоджиядә дә шатландыра.
Дәлилә Тимерова өчен бакча сезоны шулай ук февральдә башланган. Алар фатирының барлык тәрәзә төпләре диярлек үсенте һәм бүлмә гөлләре белән тулы.
«Борыч һәм томатны 24 февральдә чәчтем. Помидорны 8 марттан соңламыйча чәчәргә кирәк», – дип исәпли хуҗабикә. Аның сүзләре буенча, томат, борыч, гомумән, уңышы җир өстендәге үсемлекләр, шулай ук чәчкә культураларын үсә баручы Айда утыртырга кирәк. Ай буенча үсемлекләрне дөрес утырту аларны имин булмаган факторларга бирешмәслек итә, алар матур купшы чәчәк атачак һәм мул уңыш бирәчәк.
Дәлилә Борһан кызы үсентеләр өчен сатып алган туфрак куллана, культураларны чәчү алдыннан зарури чыныктыра. Үсентеләрне зуррак сыешлыкларга күчереп утыртканда җир участогыннан туфрак өсти.
– Үсентеләр ачык грунтта авырмасын һәм үсеп китсен өчен аны чыныктырырга кирәк, – дип уртаклаша серләре белән тәҗрибәле хуҗабикә. – Тиздән аларны балконга чыгарам: тәүдә 5-10 минутка, арытаба озаграк вакытка.
Кар суы шытымнарны тиз үстерә һәм үсентеләрне ныгыта. Ә йорт үсемлекләре (әйткәндәй, алар фатирда бик күп) кар суы сипкәнгә купшы һәм дәвамлы чәчәк ату белән җавап бирә. Хуҗабикәләр өчен, кар суы хәл кертә торган көчен тиз югалта, шуңа күрә аны җылынгач та кулланырга киңәш ителә. Шундый кар суын безнең герой бик сирәк куллана. Апрель башында Дәлилә Борган кызы кыяр чәчә – егермеләп, артык түгел, грунтка кыяр, шулай ук карбыз һәм кавын чәчүне өстен күрә.
– Актив сезон башлануны көтеп җиткерә алмыйбыз. Инде 1 майдан ирем Марсель Фатих улы белән тугыз сутыйлы участокка барабыз. Бакчада эшләү безнең өчен шатлык кына, – дип елмая Дәлилә Борһан кызы.
Ел саен ике йөздән артык (йөз иллесен ачык грунтка, башкаларын теплицага) томат утыртуларына караганда, эш күплеге аңлашыла. Балалары ярдәм итә, алар Тимеровларның бишәү, һәм әлбәттә, оныклары.
Геройларның күршеләре Тимеровларның участогына җәй яки иртә көз кереп чыгарга киңәш итте. Күргән нәрсәләр матурлыгы һәм культураларның күплеге белән таң калдыра, диләр. Киңәшләрен зарури үтәрбез, өстәвенә, хуҗабикәнең үзеннән чакыру алдык.
Читайте нас: