ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 март 2019, 15:42

Бәйрәм күңелле үтте

Яңавыллылар кышны озатты

Узган якшәмбе шәһәрнең үзәк мәйданында ел саен үтә торган Май чабу бәйрәме оештырылды. Христианнар дәверенә кадәр үк башлангыч алган бу чара бик күп яңавылларны һәм кунакларны җыйды. Җыелучыларны шәһәр хакимияте башлыгы Фирдәвес Миндияров, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Әлимгаффаров һ.б. котлады. Чыгышында алар халык йолаларын саклау мөһимлеген ассызыклады.

Май чабу карачкылары конкурсына йомгак ясалды. Быел катнашырга теләк белдерүчеләр 27 иде, шулай булгач, жюрига җиңелдән булмады. Беренче урын – 6 санлы «Күкчәчәк» (җитәкчесе Татьяна Смольникова), 7 санлы «Кыңгырау чәчәк» (Альбина Сәлахова) балалар бакчаларына, икенче урын – Яңавыл район үзәк дәваханәсенә (Ришат Хәкимов), ветеринария станциясенә (Илвер Вилданов), өченче урын Пионерлар һәм укучылар йортына (Диния Шәмсетдинова) һәм район үзәк китапханәсенә (Гөлнара Вәлиева) бирелде.

Әлбәттә инде, тамашачыларны шәһәр һәм авыллардан үзешчән артистлар шатландырды. Теләүчеләр мич ашыннан авыз итә яки скутерда йөри, зур курчаклар белән истәлекле фотога төшә яисә кул көрәштерү турнирында көчен сыный алды...

Йола буенча биредә үк, мәйданда, яз карачкысын яндыру чараның утлы десерты булды.

Читайте нас: