ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2019, 16:48

Дөнья тирәли сәяхәт

Колумб эзләре буенча яки Туган илдән дә кадерлесе юк

Суда үсүче мәңге яшел урманга – каякларда
– Доминиканда булырга, беренче ачучы Христофор Колумб эзләрен саклаган урыннар буенча йөрергә һәрчак хыялландым. Һәм бу гыйнвар уртасында тормышка ашты. 12 сәгать очып, Пунта-Кана шәһәренә килеп төштек. Бока-Чикига кадәр юл ике сәгать били. Юл пейзажларына хозурланып, вакыт тиз үтте. Безне АКШтан (алар бик күп) шулай ук француз, немец, инглизләр һ.б. туристлар яшәүче яхшы отельга урнаштырдылар. Сүз уңае, Русия туристларына карата барысы да ачык мөнәсәбәттә булды. Пляж сөендерде, комы ап-ак, чиста, суы үтә күренмәле, ярда пальмалар үсә. Һава температурасы – 29-30 градус, су температурасы Цельсий буенча 27 градуска кадәр.
Доминиканлыларның ярлы яшәвен билгеләргә кирәк, аеруча авылларда. Йортлары кечкенә, безнең гаражлар кебек. Пычраклык күзгә ташлана. Ә халкы бик ачык, тыныч, барысы да елмая. Тәрҗемәче ярдәмендә аралашу мөмкин булган урындагы яшәүчеләрнең берсе безне гаҗәпләндерде. Янәсе, бүген ашамадык, Ходай кушса, иртәгә ашарбыз, ди. Доминиканлыларда вакыт төшенчәсе юк кебек (сүз уңае, Вьетнамда да шулай). Көннәрнең берсендә көндезге уникедә башланырга тиеш фестивальгә эләгергә теләдек. Һәм ничек уйлыйсыз? Ул сигез сәгатькә соңрак башланды. Ләкин урындагы халыкны бу бик борчымады. Беркем кайгырмады. Киресенчә, барысы да, сәгатькә карап, күп елмайды, биеде, вакытын күңелле үткәрде.
Экскурсияләр күп булды. Пейзаж һәм гүзәл урыннарга хозурландык. Доминикан Республикасының климат һәм табигать зоналары күз алдында үзгәрә, гаҗәеп зәңгәрсу Кариб диңгезе һәм әсир иткеч Атлантик океан тәэссоратландыра. «27 шарлавык» табигать аквапаркында булдык, аларның 12сен күрдек, Саона, Баунти утраулары, океан уртасында урнашкан Кайо Параизо оҗмах утраучыгына бардык, бик күркәм коралл рифларын күрдек, гаҗәеп матур балыкларны кулдан ашаттык.
Доминиканның экзотик урыннарыннан берсе һәм бер үк вакытта табигать могҗизасы – суда үсүче мәңге яшел урманнар. Агачлар тропик климат поясында гына үсә. Тышкы кыяфәте гадәти түгел: кәүсәләре биек, агачларның тамырлары бер-берсенә үрелгән. Алар еланнарны хәтерләтә. Безгә аңлатуларынча, суда үсүче мәңге яшел агачлар тозлы чыганактан барлык органик матдәләрне суырып ала, һәм алар үскән җирдә су чиста, үтә күренмәлегә әверелә. Күз алдына китерәсезме, аларның биеклеге 30 метрга кадәр җитә! Суда үсүче мәңге яшел агачлар Доминиканның барлык ком пляжлары буеннан тоташ агачлык булып сузылган. Шул урманнарга экскурсиягә, ничек кенә сәер яңгырамасын, эскимослар уйлап чыгарган каякларда юнәлдек .
Туристик маршрутлар салынган күп кенә бугазлар бик үк матур аталмый, мисалга, Анаконда култыгы бар, ихтыярсыздан шундый ук исемле голливуд киносын хәтерләтә. Сүз уңае, урынның исеме юкка гына барлыкка килмәгән һәм тулысынча акылга сыешлы аңлатмасы бар. Эш шунда ки, катгый шартларда яшәп, суда үсүче мәңге яшел агачлар күп кенә хайваннар, шул исәптән су еланнары өчен дә яшерен урын булып тора. Инде экскурсиядән соң ук суда үсүче мәңге яшел агачлар арасында пиратлар да яшеренергә мөмкинлеген җиткерделәр. Алар монда күп, диләр. Тоташ алганда, бу илдә җинаятьчелек бик югары. Бай ата-аналар балаларының балигъ булу яшенә корал сатып алуын сөйләделәр. Бәхеткә каршы, безнең белән бернинди күңелсез хәлләр булмады.
Без Доминикан Республикасының башкаласы – Санто-Доминго шәһәрендә булдык, аннан тоташ Америка континентының колонизациясе тарихы башланган.
Биредә Христофор Колумбка багышланган зур монумент бар. Аның исеме FaroaColon, испан теленнән тәрҗемә иткәндә «Колумб маягын» аңлата. Бу илнең төп күркәм урыны. Чынында исә бу бөтенләй үк маяк түгел, һавада гаять зур тәре булдыручы 150гә якын прожектор нурларыннан торучы куәтле яктырту системасы өчен шулай аталган.
Быел Айгирда булдык
Башкортстан буенча сәяхәт итәргә яратам. Бездә искиткеч урыннар бик күп. Әйе, чит илдә яхшы, ләкин туган илне сагыну өчен 10-14 көн тулысынча җитә.
Башкортстанның күп кенә почмакларында булдым. Бу исемлектә – Павловка, Йомагуҗа, Нөгеш сусаклагычлары, Ирәмәл, Әбҗәлил районында Яктыкүл.
Менә шулай, тегендә яки монда булып, матурлык белән генә түгел, теге яисә бу урынның тарихы яки легендасы белән танышасың.
Үткән җәй Агыйдел буенча йөздем, Шүлгәнташ мәгарәсенә кердем, республика башкаласыннан ике сәгатьлек юл, Миякә районында Нарыстау исемле башкорт авылы янындагы тылсымлы Нарыстау тавына мендем... Узган ел Самарага бару күп тәэссоратлар бүләк итте, Жигулев диңгезен, Сталин бункерын һәм бик күп кызыклы нәрсәләр күрдем. Ел саен җәй Аркаимга барам, энергетик көч алам.
Февраль башында без, Яңавылдан сигез кеше, Айгирга бардык. Бу Белорет районында кечкенә авыл, тайгада тыныч почмак, гади станция, ләкин данны аңа ике тау, игезәкләр Караташ һәм Кече Ямантау китергән, алар арасында Айгир бусагасын үтеп, тынгысыз Инзәр ага, аңа товар вагоны тавышы кушыла.
Шулай булгач Русия картасында Айгир – яхшы танылган туристик урын гына түгел, ә Көньяк Уралның чын хәзинәсе.
Урындагы кыялар «кыргый» туристлар өчен чын табышка әверелгән. Ә «җирдә оҗмах бар икән, ул Айгирдә» дигән гыйбарәне «Зәңгәр кыялар» буенча бер булса да йөргән, урындагы матурлыкка сокланган һәркем диярлек кабатларга әзер.
Нәрсә турында хыялланам? Берничә атнага районнар, кызыклы урыннар буенча йөреп чыгарга. Ә тагын Байкалга, ә тагын ... Көнчыгыш Европага, Кубага барырга планлаштырам...
Читайте нас: