ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 март 2019, 09:52

Кечкенә кызлар өчен

Төзәтү-интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр хәйрия чарасында катнашты

8 март Яңавыл төзәтү-интернат мәктәбенең өч тәрбияләнүчесе хәтерендә озак, ә бәлки тоташ гомере буе сакланыр. Бу көнне алар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үткән «Кечкенә принцессалар балында» катнашкан. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кызлар, шулай ук балалар йортларында кечкенә тәрбияләнүче кызлар өчен хәйрия чарасы булды. «Кечкенә принцессалар балы» Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының хатыны Каринэ Хәбирова патронажы астында үткән.
Чара турында кызлар дә, аларның педагогы Ольга Минһаҗева да сокланып сөйли. Театрда хореография колледжы укучылары бәйрәм һәм әкият халәтен тудырган. Алар кунакларны купшы күлмәк киеп, принцессаларга багышлау тантанасы белән, һәр кызга таҗ һәм бутоньерка тапшырып каршы алган. Булачак биючеләр искиткеч ыспайлык белән балда катнашучылар күтәрелгән баскыч буйлап чын коридор эшләгән. Кунакларга форма кигән кавалерлар – Уфа юридик институты студентлары ярдәм иткән. Театр биналарында барлык теләүчеләргә яңа рәвешләр булдырып, аквагрим һәм прическалар буенча осталар эшләгән.
Балның бию өлеше «Греклар залында» узган. Кызлар белән булачак балет биючеләре биегән. Алар өчен танылган опера җырчысы Аскар Абдразаков җырлаган. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кызларны котлаган, искиткеч бәйрәм оештырырга ярдәм итүче волонтерлар һәм оешмаларга рәхмәт белдергән. Республика җитәкчсе башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова мондый чараларны һәр муниципалитетта үткәрергә мөмкин һәм мөһим, дип билгеләде.
Зур бәйрәм кунаклары шулай ук «Морозко» балетын караган.
Н. Хафизова,
Яңавыл төзәтү-интернат мәктәбе директоры.
Читайте нас: