ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 апрель 2019, 18:38

Иң яхшы тәрбияче «Миләшкәй»дә эшли

«Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы-2019» конкурсы йомгаклары билгеле

Мартның соңгы көннәренең берсендә 9 санлы «Миләшкәй» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы» муниципаль конкурсының ахыргы этабы узды.
Аның февральдә башлануын һәм өч турдан торуын билгеләп үтәргә кирәк. Гомумән алганда һөнәри осталык ярышында унбер кеше катнашты.
Тәрбиячеләр төрле конкурсларда көчен сынады. Чара кысаларында алар үзләренең интернет ресурсларын, киң чыгышларын тәкъдим итте, дәрес, мастер-класс оештырды, мәктәпкәчә белем өчен көнүзәк темаларга фикер алышты һ.б. Бу чарада тәрбиячеләр осталыгын, методик компетентлылыгын, сөйләм мәдәниятен, ә иң мөһиме һөнәре һәм балаларга карата сөюен исбатлады.
Конкурс тәрбиячеләргә потенциалын, югары дәрәҗәдә компетентлылыгын гына ачарга түгел, ә педагогик эшчәнлеккә креатив караш күрсәтергә дә мөмкинлек бирде. Алты катнашучы һөнәри осталык ярышының финалына чыкты.
Барлык конкурс чаралары йомгаклары буенча Гөлназ Нургаянова (9 санлы «Миләшкәй» балалар бакчасы) «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы-2019» район конкурсының җиңүчесе дип танылды. Эльвира Әхмәдиева (15 санлы «Дельфин» балалар бакчасы) беренче урында, Илмира Шәвәлиева (10 санлы «Чебурашка» балалар бакчасы, сүз уңае, ул физик культура буенча инструктор) – икенче, Анжела Суфиярова (7 санлы «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасы) – өченче. Гүзәлия Әхмәтгәрәева (14 санлы «Дюймовочка» балалар бакчасы) – «Иң яхшы педагогик тапкырлык», Диларә Шәйсламова (8 санлы «Канәфер чәчәк») «Иң яхшы интернет-портфолио» номинациясендә билгеләнде.
Читайте нас: