ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 апрель 2019, 11:11

Газонга туктарга ярамый

Республикада газон, балалар һәм спорт мәйданчыкларында автомашинаны законсыз куйган өчен санкцияләрне катгыйландыручы закон кабул ителде

9 апрельдә төбәк парламентарийлары Башкортстан Республикасының административ хокук бозулар турында Кодексына үзгәрешләр кертте. Биредә транспорт чараларын газон, чәчәклек, балалар һәм спорт мәйданчыкларына куйган өчен җаваплылык күзаллаучы яңа мәддә барлыкка килде. Яңа законның ничек эшләячәге турында район хакимияте каршындагы административ комиссия рәисе урынбасары Радмир Даутов белән әңгәмәләшәбез.
– Радмир Таһирович, җентеклерәк аңлатыгыз әле, нинди бозулар өчен җаваплылык каралган.
– Хәзердән транспорт чаралары һәм аларга тагылмаларны газон, чәчәклек, башка яшелләндерелгән территорияләр, балалар һәм спорт мәйданчыкларына куйган өчен административ җаваплылык расланды. Билгеләнгән территорияләр буенча үткән өчен дә җаваплылык каралган. Транспорт чараларын тиешле территорияләр, аларда урнашкан объектлардан файдалану, авария һәм башка кичектергесез эшләр башкару өчен тукталу яки алар буенча узу искәрмә булып тора.
– Автомашина кую кагыйдәләрен бозган өчен күпме штраф күләме каралган?
– Югарыда билгеләнгән хокук бозулар өчен гражданнарга 1000-2000 сум, вазыйфалы берәмлекләргә – 5000-10000, юридик берәмлекләргә – 20000-30000 сум күләмендә штраф төрендә административ җаваплылык каралган.
Билгеләнгән административ хокук бозуны кабаттан кылу гражданнарга 3000-4000 сум, вазыйфалы берәмлекләргә – 15000-20000, юридик берәмлекләргә – 35000-50000 сум күләмендә административ штраф салу белән яный.
– Санкцияләнмәгән урынга автомашина кую зур шәһәрләргә генә хас түгел. Безнең Яңавылда да газон, балалар мәйданчыкларына куелган машиналарны очратырга мөмкин. Шундый хокук бозулар буенча яңавыллылар кайда мөрәҗәгать итә ала?
– Хәбәрләрне район хакимиятенең электрон адресына җибәрергә кирәк. Аның формасы, тутыру үрнәге, электрон почтаның адресы хакимиятнең рәсми сайтында «Административ комиссия» бүлегендә урнаштырылган.
Хәбәрдә (гаризада) гариза бирүче турында мәгълүмат билгеләнгән булырга тиеш («Русия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 59 санлы ФЗның 7 мәддәсе): исем-фамилиясе, җавап җибәрелергә тиешле почта адресы (электрон), мөрәҗәгать итүченең шәхси имзасы (электрон документ формасында мөрәҗәгатьтән тыш) һәм дата.
Хәбәрдә (гаризада) транспорт чарасын ачыклау датасы һәм вакыты (мәсәлән, ... урамы буенча ... санлы йорт ихатасында), аның дәүләт теркәү билгесе, шулай ук мөмкин булганча маркасы, моделе һәм кузовының төсе турында мәгълүмат булырга тиеш.
Гариза бирүче газон яки башка рөхсәт ителмәгән урынга куелган автомашинаны ачыклау хакында хәбәр (гариза) белән бер үк вакытта автомашинаның фотосыһәм (яки) видеоязмасын тәкъдим итә.
– Закон инде эшли башладымы?
– Аның көченә керү мизгеленнән административ комиссия тарафыннан БР КоАПның «Транспорт чараларын торак пунктлар чикләрендә яшелләндерелгән һәм башка территорияләргә кую (үтү)» 6.21 мәддәсе буенча административ хокук бозуларны ачыклау буенча эш үткәрелде. 30дан артык хокук бозу ачыкланды. Бу юнәлештә эш даими нигездә алып барылачак.
Читайте нас: