ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель 2019, 10:06

«Күкчәчәк» кунаклар кабул итте

Чираттагы «Гаилә ялы» узды

Үткән шимбә «Күкчәчәк» балалар бакчасында «Ата-ана булу фәне» темасына инде йолага әверелгән гаилә ялы узды. Аны районның күп кенә хезмәтләре белән бергә «Гаилә» районара үзәк бүлекчәсе оештырды.
Ата-аналар өчен психологик-педагогик лекторияләр берничә мәйданчыкта эшләде. «Ата-ана булу сәнгате» психологик тренингны үтәргә теләүчеләр күп иде. Анда гаиләдә үзара аралашу сораулары тикшерелде. Тема, билгеле буларак, бик көнүзәк. Әниләр (аудиториянең зур өлешен нәкъ алар биләде) теләп педагог-психолог белән сөйләшүдә катнашты.
Якындагы мәйданчыкта «Ашханәдә логопедия уеннары» дәресе оештырылды. Теләк белдерүчеләр кинусайг техникасы (японнарның кул эше, тукыма калдыкларыннан сүрәт төзү – ред.) белән танышты, картиналарны үзаллы эшләп карады. Канзаши (чәчкә куела торган япон бизәнгечләре – ред.) җитештерү буенча өйрәтүче дәресләрдә халык әллә ни күп булмады, ләкин килүчеләр өчен процесс бик кызыклы икәнлеге күренеп торды.
Ата-аналарның шулай ук шәхси консультация алырга, педагог-психолог, укытучы-логопед, социаль эш, гаилә белгечләре, юрист һ.б. белән аралашу мөмкинлеге бар иде. Мәктәпкәчә белем сораулары буенча гражданнарны мәгариф идарәсе методисты Ирина Бегунова кабул итте. Ата-аналар эш белән мәшгуль чакта балалар «Аю һәм бал кортлары» башкорт халык әкиятен сәхнәләштерүне карый алды, шулай ук «Хәзинәләр эзләгәндә» күңел ачу уены оештырылды. Викторина халык әкиятләре белгечләрен ачыклады.
Читайте нас: