ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 апрель 2019, 11:17

Чыбык-чабыкка барырга җыенсаң...

Урманга бару нияте туса, алдан хәбәр итәргә кирәк

Ел башында РФнең Урман кодексына гражданнарга шәхси ихтыяҗлары өчен бушлай чыбык-чабык әзерләргә мөмкинлек бирүче үзгәрешләр кертелде. Чыбык-чабык – җил, кар авырлыгы, авыру һәм кору сәбәпле җиргә ауган агач һәм куакларның коры һәм чери торган өлешләре булуын исегезгә төшерәбез. Шул ук вакытта корыган агачларның чыбык-чабыкка кермәвен ассызыкларга кирәк, нинди дә булса рөхсәт документыннан тыш җиргә ауган агачларны гына әзерләргә ярый. Янгынга каршы чорда урманга баруны тыю очраклары, шулай ук урман кисү эшләре үткәрелү урыныннан тыш, моны теләсә кайсы урманда һәм елның һәр фасылында башкарырга мөмкин. Инде әйтелгәнчә, моның өчен бернинди рөхсәт документлары кирәкми. Әмма урманчылыкта урманга бару нияте турында хәбәр итәргә киңәш итәләр.
– Закончалыкта бу язылмаган, – ди БРның «Урманчылыклар идарәсе» ДКУның Яңавыл урманчылыгы буенча бүлеге башлыгы Урал Минһаҗев, – шулай да чыбык-чабык әзерләү нияте турында гражданнарның хәбәр итүен үтенәбез. Моны мөмкин булган нәтиҗәләрне булдырмау, гражданнарның хәвефсезлеге өчен эшлибез.
Беренчедән, кеше урманда адаша ала. Югалган гөмбәчеләрне табу үтенече белән урманчылыкка мөрәҗәгать иткән очраклар да еш күзәтелә. Аларның якынча булса да кайда икәнен белмичә торып, эзләү авырлаша. Гражданинның урманның кайсы участогына барырга ниятләве билгеле икән, оператив төркемгә аны табу җиңелрәк.
Икенчедән, бу хайваннар дөньясы. Кайсы урманда нинди хайваннар барлыгын һәркем белә алмый. Ә бездә, билгеле булуынча, кайвакыт аюлар да барлыкка килә. Сазлыклы урыннарны барысы да белми. Гомумән, урманга бару нияте турында урман хуҗалыгына хәбәр итсәң, чыбык-чабык турында законның үзе, шулай ук турыдан-туры аның артыннан кайда, кайсы урманга бару яхшырак икәнлеге турында да җавап алырга, хәтта маршрут табарга мөмкин булачак.
– Ә тагын урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен һәркем белми, – дип күзаллый Урал Фидай улы. – Мәсәлән, яшь агачларга зыян китерергә, авыр техника кулланырга ярамавы хакында (чөнки бу туфрак катламын бозачак), агачларны кисү өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы һ.б. каралуы турында.
Читайте нас: