ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 Май 2019, 16:17

«Йөрәгемне балаларга бирәм»

ДПШ педагогы башкаладан җиңү белән кайткан

22-25 апрельдә «Йөрәгемне балаларга бирәм» БРның өстәмә белем белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының һәм балаларга өстәмә белем бирү дәүләт системасының 100 еллыгына багышланган өстәмә гомум белем бирү программаларының республика конкурсының турыдан-туры этабы узган. Безнең районнан «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсы финалында Пионерлар һәм укучылар йортының муниципаль һәм читтән торып узу этапларында җиңүче Ирина Грузденко вәкил булды.
Ул «социаль-педагогик» номинация-юнәлешендә чыгыш ясаган һәм барлык биремнәрне уңышлы үтәгән. Ә алар дүрт: «Һөнәри осталыкка минем педагогик юллама» тәкъбирләве, ачык дәрес, алдан әзерләнмәгән конкурс һәм түгәрәк өстәл. Нәтиҗәдә Ирина Анатолиевна үз номинациясендә җиңүче дип танылган. Шул ук көнне балаларга өстәмә белем бирү дәүләт системасының 100 еллыгына багышланган өстәмә гомум белем бирү программаларының республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узган. «Сәнгать» номинациясендә 2 урын өчен Пионерлар һәм укучылар педагогы Татьяна Бигильдина диплом белән бүләкләнгән һәм «табигый-фәнни» номинациясендә 3 урын өчен Пионерлар һәм укучылар йорты педагогы Ирина Аранцева дипломга ия булган.
Читайте нас: