ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 Май 2019, 09:50

Бу якты һәм сагышлы май

Җиңү көненә митинглар барлык авыл биләмәләрендә узды

7 һәм 8 майда Бөек Җиңүнең 74нче еллыгына багышланган тантаналы митинглар барлык 18 авыл биләмәсендә узды. Бу көннәрдә һәлак булган авылдашларын хөрмәтләп искә алырга, әле исән сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын хөрмәтләргә олысы да, кечесе дә һәйкәл һәм обелисклар янына җыелды. «Үлемсез полк» күз яшьләре белән узды. Обелискларга чәчәк һәм веноклар салынды. Чараларны мәдәният һәм мәктәп укучылары чыгышы бизәде.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов, Яңавыл район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рәсим Хасанов, ветераннарның район Советы рәисе Рима Фазылова 8 майда Мәсәгут һәм Ямады авыл биләмәләрендә тантаналарда булды. Түбән Чаттан Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлемхан Каламов һәм Ямады авылыннан сугыш ветераны Муллаяр Талипов белән очрашып, кунаклар аларны Җиңү көне белән котлады. Илшат Әгъзам улы ветераннарның сәламәтлеге турында сорашты, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде.
Ветераннар белән очрашудан соң район делегациясе Ямады авыл биләмәсенең яу кырларында ятып калган яшәүчеләренә обелиск янында тантаналы митингта катнашты. Кунаклар яшь буынны, сугыш, гомерен кызганмыйча Ватанны саклаган, тылда икмәк үстергән һәр кеше турында истәлек сакларга өндәде. Җыелучыларны 74нче Җиңү язы белән котлап шулай ук авыл хакимияте башлыгы Гүзәл Талипова, Ямады авылы мәктәбе директоры Светлана Сафина, МВД ветераны Динар Гомәров мөрәҗәгать итте.
Читайте нас: