ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май 2019, 14:58

Ишек, почта тартмасы һәм диварлар...

Район һәм шәһәрдә подъездларны ремонтлыйлар

Башкортстан Республикасы Башлыгы сайтында бу атнада подъездларны ремонтлау сыйфатын җәмәгать контроле тикшерәчәге турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу сорауны вице-премьер вазыйфасын турыдан-туры башкаручы – БРның торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Киреев күтәрде, «ремонт эшләре сыйфаты һәм вакытында башкарылуын шул исәптән халык үзе һәм җәмәгатьчелек оешмалары контрольдә тотарга тиеш», дип билгеләде. Шулай ук республика җитәкчесе Радий Хәбировның программаның тормышка ашырылу барышын шәхси күзәтергә ниятләве турында хәбәр ителә.
Республикада күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча программаны тормышка ашыру бара. Яңавыл районы да искәрмә түгел.
Быел 12 күп фатирлы йорт яки 38 подъезд колачланган. Шәһәрдәге күп фатирлы йортлардан тыш, Яңа Уртавыл авылында – ике һәм Прогресста бер ике подъездлы йорт кертелгән. Кайдадыр эшләр инде тәмамланган, кайсында шушы көннәрдә генә башланган. Шәһәр биләмәсенә килгәндә, алар исәбендә Җиңү урамы, 60, Ленин тыкрыгы, 11, Совет урамы, 16, Якутов урамы, 33, 35 һәм 35а, 37 һәм 37а, шулай ук Азин урамы буенча күп фатирлы йортлар. «ТКХИ» ширкәте – ун һәм «Ремстроймонтаж» ширкәте, тиңдәшлечә, ике йорт подрядчысы булып чыгыш ясый. Билгеләнгән адреслар буенча күп фатирлы йортлар милекчеләренең гомум җыелышлары үткәрелгән, анда бөтен нечкәлекләр (җитешсезлекләр ведомосте, смета, эш төрләрен, күләмен билгеләү һәм раслау һ.б.) тикшерелгән.
Гәзит укучылар арасында йорты «бәхетлеләр» исәбенә эләкмәүчеләр дә табылыр, мөгаен. Биредә күп фатирлы йорт подъездларын программага кертү өчен сайлап алуның расланган критерийлары булуын билгеләргә кирәк. Аларның исемлеге түбәндәгечә: бу йортның «яше» (ул программаны тормышка ашыруның агымдагы елына кадәр биш елдан артык элек сафка кертелгән булырга тиеш); ремонт эшләре үткәрелмәү (шул ук биш елда); подъездларның техник торышы Русия Дәүләт төзелешенең 23.09.2003 елдан 170 санлы карары таләпләренә яраклылыгы; муниципаль берәмлек башлыгы тарафыннан раслану белән беррәттән хакимиятнең капиталь төзелеш буенча комиссиясе белән килештерү.
Моннан тыш муниципаль берәмлекне программага кертү шартлары да бар. Барлык теләүчеләр муниципаль берәмлекләр хакимияте тарафыннан Подъездларга ремонт үткәрү кагыйдәләре белән таныша ала, тәкъбирләүне авырлыкларсыз табарга мөмкин, шул исәптән район хакимияте сайтында да.
Эш сыйфатына һәм аны башкаруга подъездларны ремонтлау буенча эшләр заказчигы булып торучы Башкортстан Республикасында урнашкан күп фатирлы йортларда гомум милекнең Төбәк капиталь ремонт операторы белгечләре атна саен мониторинг ясый.
Аңлашыла ки, бу көнүзәк проблема бер елга гына исәпләнмәгән – күп фатирлы йорт подъездларына ремонт 2024 елга кадәр барачак.
– Подъездда ремонт өчен зур рәхмәт белдерергә телим, бик сөенәм! – дип уртаклаша Якутов урамы, 33 санлы йортта чирек гасыр яшәүче Фәридә Солтанова. Һәм өстәп куя: – Икеләтә бәйрәмгә бүләк: бүген туган көнем, һәм тагын бүген иртән оныгым туды. Хәзер алар ун булды!
Читайте нас: