Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 Май 2019, 16:08

Якын киләчәктә тантана итәр

Бүген – Славян язмачылыгы һәм мәдәнияте көне

Ирина Имашева – 4 санлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы – һөнәрендә утыз ел. Аның белән очрашкан саен, укучыларына ничек уңай туры килгән, дигән фикергә кайтып калам. Һәрвакыт тыныч, сабыр, тыныч тигез тавыш белән сөйли, әмма аны тыңлыйсы һәм тыңлыйсы килә...
– Ирина Сергеевна, балаларны туган рус теленә укытырга балачактан хыялландыгызмы?
– Бөре пединститутына керер алдыннан каршылыклы фикер туды: рус яки инглиз теле... Рус теле җиңде. Иске славян теле курсы студентлар өчен иң серлесе иде. Сихерле хәреф-образлар белән алфавитны тырышып өйрәндек.
Сүз славян язмачылыгына кереп киткәч, аның барлыкка килү тарихы легенда һәм бәхәсләргә үрелүен билгеләргә кирәк. Әгәр элек Руська язмачылык христианлык кабул итү белән, ягъни X гасырда грек миссионерлары Кирилл һәм Мефодий ярдәмендә килгән дип исәпләнсә, хәзер исә Русьта язмачылыкның аларга кадәр дә булуы исбатланган. Кириллица славяннар арасында яңа дин таралуга гына ярдәм иткән, арытаба ул дәүләт һәм чиркәү өчен язмачылыкка әверелә.
– Укытучы-тел белгече буларак бүген сезне нәрсә борчый?
– Телгә, сөйләмгә (телдән, шулай ук язма) карата мөнәсәбәт. Яшьләрнең сөйләме әдәпсез сүзләр белән тулы, алар урамда да, хәтта мәктәптә дә ишетелә. Искәрмә ясыйсың – бераз кыенсыну да юк! Ә кайвакыт сорау яңгырый: «Нәрсә әйттем соң мин?». Алар өчен бу гадәти, күрәсең.
Тагын бер күңелсез хәл – әдәби булмаган сүзләр куллану. Ә тагын байтак чит телләр сүзләре, мәгълүмат технологияләре гасырында алардан башка булмый. Элек кулланылган гади генә сүзләрне аңлату өчен дәрестә укыган вакытта тукталырга туры килә. Үзебезнең туган телгә караганда, чит телне күбрәк беләбез булып чыга.
Язма сөйләмнең сыйфаты да яхшылардан түгел. Кайбер укучыларның язуын аңлау мөмкин түгел! Бу очракта каллиграфия кебек фән турында искә төшерергә яки чиста язу дәресләренә әйләнеп кайтырга туры килә.
– Украинадагы вакыйгаларны күзәтәсезме?
– Әйе, йөрәк сыкрап. Ике тугандаш халык арасында шундый дошманлык барлыкка китерүләре бик кызганыч. Хәзерге вакытта лингвистик реформа дәвам итә, ул Украинада рус телен, халкын кысрыклауда чагыла. Бу Русия һәм Украина арасында барлык бәйләнешләрне өзү, украиналылар менталитетыннан рус мәдәнияте, гомум тарих – безне берләштергән бөтен нәрсәне сызып ташлау.
Сыйныфта Гогольнең «Тарас Бульба» повестен укыганда, Ватан хакына көрәштә һәлак булып: «Рус җире мәңге чәчәк атсын!» кебек сүзләрне әфсен кебек әйткән Украина казакларының сүзләренә балаларның игътибарын һәрвакыт җәлеп итәм. Безнең өчен бөтен нәрсә элек-электән уртак булды, чөнки без, Русия, Украина һәм Беларусь бертуганнар кебек. Якын киләчәктә акыл тантана итәр, дип ышанам.