ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июнь 2019, 15:22

Эш алмагачтан башланган

Насыйровлар бакчачылык тәҗрибәсе белән уртаклаша

Тәҗрибәле бакчачыларны байтак күрдем. Мине инде бернәрсә дә гаҗәпләндерә алмас, дип уйлый идем. Ялгышканмын.
Шушы көннәрдә Әлфия һәм Рамил Насыйровлар белән таныштым (алар Яңавылда яши) һәм күп тәэссоратлар алдым.
Нәрсәдән башларга? Түрбакчада үскән сиреньнән, мөгаен. Бик матур, алсу болытлар сыман күпереп торган чәчәкле «Красавица Москвы» сортлы сирень сезгә танышмы? Ә «Сенсация» сортлысы һ.б. аның белән янәшә үсә.
Ихата төсле чәчәкләргә күмелгән. Ак тубылгы (спирея) куагы, менә-менә пионнар ачылачак, шушы һәм башка күз өйрәнгән гадәти күпьеллык үсемлекләр белән янәшә шулай ук экзотик үсемлекләр утыртылган. Хуҗабикә гөлҗимешкә ялганган зур роза куагына игътибар итә. Бу нәрсә бирә? Ул шактый тиз үсә. Куакта алар берничә үсә. Шул ук вакытта мондый розалар сезонга берничә тапкыр чәчәк атарга мөмкин. Нәрсәсе белән аерылып тора: үсентеләрен даими алып тору кирәк.
Насыйровларның бакча территориясе зур тәҗрибә үткәрү участогын хәтерләтә. Биредә дүрт теплица. Аларда – яшеллек, кыяр, помидор, ә пыялалы теплицада виноград үсә һәм, хуҗалар әйтүенчә, анда ул үзен бик уңайлы хис итә. Иң зур теплицада – үсентеләр питомнигы: берничә сортлы виноград, зелпе, барбарис, виктория, роза, тубылгы, клематислар, гортензия һ.б. Аларны туганнары, күршеләренә уртаклашалар.
Бакча белән танышабыз.
– Менә биредә өрек, быел тәү тапкыр җимеше төймәләнә, – дип күрсәтә хуҗалар. – Барбарис, карагат – «Сластена» сорты, шәмәхә төсле кура җиләге, ялганган слива, груша...
Агачларны ялгау белән Рамил Шәмси улы инде утыз ел шөгыльләнә.
– «Терентьевка» (алмагач сорты – авт.) – беренче «балам», – ди ул. – Әлегә кадәр мул уңыш бирә, капчыклап җыябыз. Иртә өлгерә, җимешләре бик тәмле.
Һәвәскәр-бакчачы агачларны ни өчен ялгый башлавының сәбәбе – сатучылар еш кына язылганга бөтенләй туры килмәгән җимеш агачлары белән сәүдә итә.
Утыртылган, ялганган, үсүче, чәчәк атучы һәм инде җимеш бирүче (мисалга, зелпе) бөтен нәрсә турында бәян итү мөмкин түгел. Бер гади сәбәп буенча – гәзиттә урын җитмәс.
Ахырда Әлфия Нәрис кызы бүлмә гөлләрен күрсәтте – алар шулай ук бик күп. Гаҗәеп матур экзотик чәчәкләр – стрептокарпуслар игътибарны җәлеп итте. Үсемлекләрнең төсе таң калдыра. Чәчәкләре күп һәм алар төрле: кызыл, көрән, шәмәхә, сары, ак. Ә кайберләре ике һәм хәтта өч төсле.
– Үзебез дә сокланабыз. Чәчәкләр кәефне күтәрә, – ди Насыйровлар.
– Чәчәкләрне караган кебек үк, бакчаны да яхшылап карарга кирәк, – ди алар, ләкин тырышлык һәм хезмәтнең һәрвакыт бүләкләнәчәге турында беләбез.
Читайте нас: