ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июнь 2019, 16:03

Контейнерга җыюга күчәбез

Яңавылда каты коммуналь калдыклар чыгаруны оештыру турында

Күп фатирлы йортлар янәшәсендә каты коммуналь калдыклар җыю өчен заманча яңа контейнерлар барлыкка килүен байтак шәһәрлеләр күрергә өлгергән, мөгаен.
Бу көннәрдә Таганрог шәһәреннән контейнерларның тагын бер партиясе килә. Алар инде шәһәрнең шәхси секторында урнаштырылачак. Бу хакта, шулай ук Яңавылда чүп-чар реформасы үсешенең киләчәге турында шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Шакирҗан Зябиров белән әңгәмәләшәбез.
– Шакирҗан Мясумҗанович, ничә контейнер кайтартылды һәм тагын күпме көтелә?
– Шәһәр биләмәсе хакимияте тарафыннан 220 контейнер кайтаруга аукцион игълан ителде, яртысы – заманча евроконтейнерлар. Алар инде бар, күп фатирлы йортлар янындагы контейнер мәйданчыкларына куйдык. Бу көннәрдә тагын 110 контейнер көтәбез, алар гадәти, тимердән, шәһәрнең шәхси секторында урнаштырылачак.
– Ә күп фатирлы йортлар янындагы иске контейнерларны нәрсә эшләтәсез?
– Аларны «Жилсервис» ширкәтенең производство-техник базасына күчердек. Контейнерларны ремонтлап, буяп, марка сугачаклар. Шушы эшләрдән соң алар шулай ук шәхси секторда урнаштырылачак.
– Контейнерлар кайтуны исәпкә алганда, аларга ихтыяҗ мәсьәләсе ябылачакмы?
– Әйе. Исәп-хисапларга ярашлы, шәһәргә өстәмә рәвештә 226 контейнер кирәк. 220не алдык, ләкин евроконтейнерлар зур күләме белән аерылып тора (0,75х1,1 куб. метр – ред.), шунлыктан контейнерларга тәэмин ителгәнлек буенча бездә хәтта запас та бар.
– Бүген шәһәрдә калдыклар ике ысул – контейнер һәм капчыклар белән җыела. Бердәм ысулга күчүне көтәргә кирәкме?
– Акрынлап чүп-чарны контейнерга җыюга күчәчәкбез. Бүген күп фатирлы йортлар секторында каты коммуналь калдыкларны көненә ике тапкыр «Жилсервис» ширкәте чыгара. Шәхси секторда калдыклар капчык белән атнасына бер мәртәбә җыела. Беренчедән, бу, әлбәттә, халык өчен өчен уңайсыз, икенчедән,экология өлкәсендә закончалык таләпләренә ярашлы түгел. Нәкъ шәхси секторда яшәүчеләрдән чүп-чар чыгару графигы белән бәйле мөрәҗәгатьләр байтак килә. Контейнерга җыю бу проблемаларны хәл итәчәк.
Аларны инде шәхси секторда урнаштыра башлыйбыз. Урыннары алдан билгеләнде. Халыкның ничек тәэсир итүенә караячакбыз, төзәтмәләр кертәчәкбез.
– Биредә дә гадиләрдән түгел. Дөресен әйткәндә, контейнер мәйданчыкларын урнаштыру урыны буенча канәгатьсезлек күп булачак, берәүләр – ерак, башкалары, киресенчә, өйләренә бик якын дип әйтәчәк.
– Шуңа күрә әлегә контейнер мәйданчыклары түгел, ә контейнерлар хакында гына сөйлим. Аларны алдан билгеләнгән урыннар буенча урнаштырачакбыз. Арытаба урам, микрорайоннарда яшәүчеләр белән бергә шушы барлык сорауларны җыелышларда хәл итәчәкбез. Әйтик, контейнерны ун метрга күчерү турында бердәм фикергә килсәләр – күчерәчәкбез. Уртак кабул ителгән карарлардан соң гына контейнер мәйданчыклары җиһазлый башлаячакбыз. Ризасызлык белдерүчеләр, әлбәттә, булачак, ләкин һәрвакыт барысын да канәгатьләндерүче карар эзләргә кирәк.
– Әйткәндәй, мәйданчыклар турында. Аларга ихтыяҗ нинди?
– Күп фатирлы йортлар секторында 54 контейнер мәйданчыклары куелды, алар җитәрлек. Шәхси секторда 70 мәйданчык урнаштырырга кирәк. Ләкин, инде әйтүемчә, аларны гомум җыелыш үткәргәннән соң урнаштыра башлаячакбыз.
Читайте нас: