ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июль 2019, 17:52

Алтын сарайлар, ачыла торган күперләр...

Санкт-Петербург буенча сәяхәт

Быел отпускны «Төньяк Венеция»дә үткәрергә карар иттем. Биредә, Санкт-Петербургта, туганым яши, ләкин элек беркайчан да бу шәһәрдә булган юк, ә кунакка чакыруын һәрчак кичектерә идем. Ләкин, ныклы карарга килеп, хезмәттәшем һәм балалар белән поездга билет сатып алдык. Якын ара түгел (утыз ике сәгать), әмма ул безне ялкытмады. Киресенчә, вагон тәрәзәсеннән күргәннәрдән тәэссоратлар ташып торды.
Невский проспекты аларны ныклы берләштерә
Санкт-Петербургның Ладога вокзалына (поездларның үтәли хәрәкәте оештырылган) килеп төштек. Ул метро һәм автотранспортка чыгу, электричка һәм ерак арага йөрүче поездларга үтү юллары биредә бердәм комплекста берләшүе белән уңайлы. Шуңа күрә билгеләнгән урынга барып җитү авыр булмады.
Урнашканнан соң, бераз тамак ялгап алгач, Санкт-Петербургның гүзәл урыннарын карарга юлландык (алдан ук күрергә теләгән урыннар исемлеген төзедек). Йортыбыз «Большевиклар Проспекты» метросы станциясеннән ерак урнашмаган иде, бу бик уңай булды. Метро һәм Санкт-Петербургның тоташ җәмәгать транспортына юл билетларын метрополитен кассаларында алырга мөмкин. Бер йөрүгә жетон һәр кешегә 45 сум. Әйткәндәй, Петербург метрополитены станцияләр урнашуның уртача тирәнлеге буенча дөньяда иң тирәне. Байтагы үзенчәлекле архитектура-сәнгать бизәлешле, сигез станция Русиянең мәдәни мирас объекты дип танылган.
Беренче чиратта Невский проспектына барырга карар иттек, чөнки ул шәһәрнең төп истәлекле урыннарыннан берсе булып тора. Аның озынлыгы 4,5 километрга җитә. Биредә һәр йорт, һәр бина үзенчәлекле: «Большой Гостиный двор», Казан соборы, елга һәм канал ярлары, шул исәптән Грибоедов каналы, Фонтанка һәм Мойка елгалары ярлары, Строгановлар сарае, Аничков сарае һ.б. Питерның төп магистрале буенча җәяү йөреп, гадәти булмаган иҗат халәте тоясың, архитектура формалары матурлыгы, тарихы таң калдыра.
Дворцовая площадь проспект буенча йөрүнең ахырына әверелде. Бу Санкт-Петербургның төп мәйданы һәм дөньяда гүзәл урыннардан берсе, аны Русиянең мәдәни мирасының тарихи һәйкәлләре барлыкка китерә: Зимний дворец, Главный штаб һәм Гвардейский корпус штабы биналары, Александровская колонна.
Арытаба Эрмитаж ихатасына үттек. Музей кассасында икешәр билет алдык: Эрмитажга керү өчен һәм «кладовая»га экскурсиягә аерым билет. Эрмитаж – дөньяда иң күркәм һәм Русиядә иң зур музей. Биредә өч миллионнан артык төрле чор, ил һәм халыкларның мәдәният һәм сәнгать һәйкәлләре саклана. Өстәвенә, һәр экспонат үзенең барлыкка килүе турында әсир иткеч тарих сөйли ала. Эрмитажның һәр залы мавыктыргыч фактлар хакында сөйли: чын рыцарьлар белән очраштык, Античный залларда Борынгы Греция һәм Борынгы Рим алла һәм алиһәләре белән таныштык һ.б. Ә Бриллиантлар келәтендә (биредә фото һәм видеога төшерү тыела - авт.) Романовларның император гаиләсе әгъзалары коллекцияләреннән борынгы алтын, кыйммәтле әйберләр, Көнбатыш Европаның ювелир сәнгате осталары шедеврлары тәкъдим ителә.
Күргәннәргә хәйран калып, без, арып, ләкин бик канәгать булып өйгә юнәлдек.
Әсир иткеч парк-ансамбль «Петергоф»
Шәһәрдә булуның икенче көнен тулысынча Петергофка багышладык. Санкт-Петербургка барган, ләкин Петергофта булмаган кеше ниндидер мөһим нәрсәне күрмәгән, дигән фикер йөри. Үзаллы барырга карар иттек, чөнки оештырылган һәм вакыты чикләнгән сәяхәтләрне яратмыйбыз. Алга китеп, шундый гүзәллек каршында таң калуны, әйтәсе килә. «Петергоф» сарай-парк ансамбле – чын яшел патшалык, диварлары – куе куаклар, аяк астында йомшак үләннән яшел келәм. Шул чагу төсләр арасында челтәрләп ясалган күперчек һәм вазоннар, бронза скульптуралар. Ә фонтаннар, әлбәттә инде, төп байлык – территориядә алар йөз илледән артык исәпләнә. Һәм һәрберсе үзенчәлекле һәм кабатланмас. Петр Бөекнең яраткан «баласы» – Петергоф ансамбле су һәм ташның тантаналы, тәэссоратлы моңы белән яңгырый. Биредә матур парк, скульптуралы фонтаннар, ясалма буа, сарайлар. Югары бакчадан төшкәндә, Зур Петергоф сарае – Түбән парк һәм Югары бакча террасасына эләгәсең, аннан Югары каскадка, иң монументаль фонтан – «Самсон, раздирающий пасть льва» һәм Фин култыгына искиткеч күренеш ачыла. Парк бик зур, вакыт үткәнен хәтта сизми дә калдык.
Су буенча сәяхәт
Өченче көнне Петропавловская крепостьне карарга юнәлдек, ул Петербургның йөрәгендә урнашкан. Танылган «Заячий остров»та кешеләрне шведлар һөҗүменнән саклау өчен ныгытылган корылма төзергә кирәк булган. Арытаба бина Петропавловская крепость дип атала башлаган. 1703 елда утрауда Санкт-Питер-Бурх крепосте нигезенә беренче таш салынган, аның белән Александр Меншиков җитәкчелек иткән. Крепость һичкем керә алмаслык һәм яхшы сакланган булып күренә.
Аның янындагы причалдан су буенча сәяхәткә киттек. Шәһәргә күренеш искиткеч иде, без стрелка Васильевского острова, Зимний дворец, «Аврора» крейсеры, Юсуповский дворец, Ростральные колонны һ.б. кебек күренекле урыннарны күрә алдык. Безнең сәяхәт аудиогид белән экскурсия форматында узды. Хикәя җиңел кабул ителде, тыңлавы күңелгә ятышлы һәм кызыклы булды. Ике палубалы теполоходта сәгать ярымлык сәяхәттән оныта алмаслык тәэссорат алдык. Русиянең тарихы, мәдәнияте турында күп нәрсә белдек. «Сенатская пристань»га килдек. Аннан Сенат мәйданына мендек, анда 1825 елда декабристлар восстаниесе узган. Әйткәндәй, Петербургның иң танылган урыннардан берсе, Адмиралтействоның көнбатыш ягында урнашкан. Көньяктан ул – Александровский сад, төньяктан Нева елгасы белән чиктәш. Аның көнбатыш ягы XIX гасырның беренче яртысы корылмалары Сенат һәм Синод биналарына карый. Мәйданның һәм тоташ шәһәрнең төп символы – бу әлбәттә инде, Екатерина II идарә иткән елларда урнаштырылган Бөек Петрга һәйкәл, – гадәти булмаган сере белән уртаклашырга сәләтле, танылган «Медный всадник». Постаментта рус һәм латин телендә: «Екатерина II Петру I Лета 1782» дип язылган.
Нева өстендәге күперләр
Санкт-Петербургта ял итүебезнең соңгы көнендә «Летний сад»та булырга өлгердек, аны Петр I боерыгы буенча салганнар. Ул тынычлыгы белән таң калдыра, аһәңлелеге белән рухландыра, күркәмлелеге белән канатландыра. Иң матур һәм гүзәл – Спас на Крови чиркәвенә бардык.
Санкт-Петербург буенча экскурсияне төнге сәяхәт белән тәмамларга карар иттек. Бу вакытта шәһәр серле булып күренә. Искиткеч матур, шәһәрнең кабатланмас композициясен яктыртучы якты утлар бер генә туристны да битараф калдыра алмый. Питерның үзенчәлекле тамашасы – ачылмалы күперләр. Биредә булып, шушы мавыктыргыч төнге күренешне карамый була мени?! Әлбәттә, юк! Күперләрне «расписание» буенча ачалар. Өстәвенә, бер үк вакытта түгел, ә чиратлап – һәрберсе үз сәгатендә. Иң беренче булып Дворцовый күперне ачалар, без шунда юлландык та. Үзәк аралык өлешләре ике канат сыман күтәрелә. Шул чакта бар нәрсә тукталды сыман. Чыннан да, бик тәэсирләндерә, ә классик музыка үзгә дәрт бирә! Бу тамашаны меңләгән турист күзәтә.
Безне үзенә гашыйк иткән Санкт-Петербургка сәяхәт менә шулай онытылмас үтте. Без бик озак вакытка уңай хис һәм тәэссоратлар җыйдык!
Читайте нас: