ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июль 2019, 15:18

Саумысыз, авылдашлар!

29 июньдә Байгуҗа авылы халкы якташларын «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәменә җыйды

Иртән башлаган яңгыр да туктап, кояш җылы нурларын сипте. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус-ише белән очрашты, аралашты. Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык. Байгуҗа авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!

З. Хәйдәршин фотолары
Читайте нас: