ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 13:21

Өч көн эчендә...

Һава торышына фаразлар

Башгидрометүзәк фаразлавынча, республика территориясе буенча июльдә һава торышы төрле булачак.
Быелгы җәй яңгырлы килде. Яңавыл метеостанциясендә хәбәр итүләренчә, июньдә 53 мм нормага карата 59,5 мм явым-төшем булган. Ә июльнең беренче ун көне нормасы инде 3 июльдә артты – 14 сәгатькә 26,8 мм яңгыр яуды, ә норма 25 мм тәшкил итә.
Моннан соң ңа шундый күренеш күзәтеләчәк. Башгидрометүзәк фаразлавынча, явым-төшемнең республика территориясе буенча бүленеше төрле булачак, бу яңгырларның кыска вакытлы һәм мәйдан буенча чикле булуы белән бәйле. Урыны белән койма яңгыр, яшен, боз яву һәм җил көчәюе көтелә. Явым-төшем күләме урыны белән уртача һәм күбрәк күзаллана. Температура климат нормасына якын булачак: төнлә 12-17 градус, көндез – 22-27, аерым көннәрдә көньяктан җил искәндә – 29-34 градуска кадәр. Циклоннар вакытында төнлә һава температурасы – 5-10, көндез – 17-22 градуска кадәр төшәчәк.
Шундый ук килгән еллар – 1987, 2004.
Читайте нас: