ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль 2019, 16:24

Уйларга уелып

Ни өчен тыюларын аңламыйм

Елена (кызны шулай исемлик) һәрвакыт һәм бөтен нәрсәдә гомере буе янгын сүндерүче булып эшләгән әтисенә охшарга теләгән. Ләкин барып чыкмаган.
"Хыялымнан баш тартырга туры килде, – дип зарлана ул. – Ни өчен һәм нәрсәгә кешегә гомере буе хыялланган нәрсәдән тыюларын аңламыйм?!".
Моны аңлатырга мөмкин. Гүзәл зат вәкилләре өчен тыелган һөнәрләр илдә бик күп – алар барлыгы 456 теркәлгән. Бу хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә начар йогынты ясый алучы эш төрләре. Ләкин туктагыз: әгәр хатын-кызның балалары бар икән яки объектив сәбәпләр буенча башкача бала тудырырга җыенмый икән?
Бу көннәрдә Хезмәт министрлыгының хатын-кызлар өчен тыелучы һөнәрләр исемлеген киметүе турында яңалык киңкүләм мәгълүмат чараларын урап чыкты. Ведомство фаразлары буенча, яңартылган документ 2021 елдан көченә керергә тиеш. Исемлеккә хатын-кызлар хезмәте чикләнгән барлыгы 98 төр керәчәк.
Хатын-кызларга нәрсә рөхсәт ителәчәк? Корабта хезмәт итә, зур йөкле машиналар йөртә, электр поезд машинисты булып эшли, машиналар ремонтлый алачакбыз... Ә хатын-кызга нәрсә тыелачак? Хезмәт министрлыгы 21 һөнәри өлкәне тыю астында калдырган. Төсле һәм сирәк очрый торган металл җитештерү, нефть бораулау һәм слесарь-авиация эшләре өлкәсендә чикләүләр сакланачак. Русияле хатын-кызлар элеккечә тау эшләре белән шөгыльләнә, метро тоннельләре суза, эретеп-ябыштыру һәм кою эшләре башкара, канализация чистарта һәм ремонтлый алмаячак. Әйткәндәй, янгын сүндерергә дә шулай ук. Шуңа күрә Елена янгын сүндерүче була алмаячак.
Һөнәрне хатын-кыз һәм ир-егетнекенә бүлү гаделме? Минем карашка, бик үк түгел. Сәламәтлеге өчен куркыныч якларны һәр кеше үзе карарга һәм бу эшкә урнашырга-урнашмаска икәнлеген уйларга тиеш, дип уйлыйм.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Читайте нас: