ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль 2019, 12:47

Акцияләр

Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итик

1 июльдән 31 августта БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы IX ел саен үтә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрә.
Аның максаты – авыр тормыш хәлендә торып калган балалар һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм күрсәтү.
Канцелярия, язу кирәк-яраклары һ.б. төрле гуманитар ярдәм яңа төрдә генә тапшырыла; портфель, мәктәп формасы, дәреслекләр – яңа, ягъни яхшы хәлдә. Гуманитар ярдәм 20 августка кадәр "Гаилә" үзәге бүлекчәсендә кабул ителә (Совет урамы, 2, 115 санлы бүлмә, тел. 5-22-11).
Акциягә йомгак сентябрьнең тәүге көннәрендә ясала, ә актив катнашучылар турында мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында, шулай ук семьярб.рф Гаилә порталында куелачак.
Г. Сәхапова, "Гаилә" үзәгенең урындагы бүлекчәсе мөдире.
Читайте нас: