ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 июль 2019, 15:51

Яңавылда яңгырлар явуын ... дәвам итәчәк

Ә Башкортстанда кайдадыр корылык

Район территориясендә койма яңгыр явып кына тора. Яңавыл метеостанциясендә хәбәр итүләренчә, 14 июльдә генә 29,3 мм яңгыр яуган, ә 15 июльдә - тагын да 25, 4 мм, ә ай башыннан бүгенгә кадәр күк гөмбәзе инде 109,8 мм су белән "бүләкләгән". Ә айлык норма нибары 63 мм тәшкил итә.
- Барысына да Урал таулары гаепле, - дип сөйләде метеостанция башлыгы Виктория Мерзлякова.
– Аларда циклон "утырды". Кичә соңгы аккорды булды, ниһаять, ул алар аша үтә алды.
Әмма, Виктория Викторовна сүзләре буенча, берничә көн генә аяз булачак – безгә чираттагы циклон килә.
Шул ук вакытта безнең төбәкнең кайбер районнарында яшәүчеләр дым җитмәүдән интегә, мисалга, республиканың көньягында һәм көньяк-көнчыгышында.
Читайте нас: