ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2019, 16:23

Сәламәт булырга теләсәң – диспансерлаштыру уз!

40 яшьтәгеләр өчен медицина тикшерүендә үзгәрешләр барлыкка килде

Илдә күптән түгел РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы көченә керде, аңа ярашлы 40 яшьтән өлкәннәр диспансерлаштыруны ел саен үтәргә мөмкин, шул ук вакытта 18-39 яшьтәге гражданнар өчен медицина тикшерүен өч елга бер тапкыр үтү мөмкинлеге саклана. Процедурада үзгәрешләр турында Яңавыл район үзәк дәваханәсенең медицина кисәтүе бүлекчәсе мөдире Алсу Исламова белән сөйләштек.
– Алсу Наиловна, җентеклерәк сөйләгез әле, нәрсә үзгәрде?
– Элегрәк медицина тикшерүе ике елга бер тапкыр үткәрелә иде, ә диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр уздылар. 2019 елдан диспансерлаштыру һәм медицина күзәтүе берләштерелде. Шуңа өстәп Сәламәтлек саклау министрлыгының 124н санлы РФ боерыгына ярашлы хәзер 40 яшьтән өлкән гражданнар өчен бушлай диспансерлаштыру ел саен үтә торганга әверелде.
– Бу процедура үз эченә нинди тикшерүләрне кертә?
– Диспансерлаштыру сәламәтлек торышын бәяләү максатында үткәрелгән кисәтү медицина тикшерүен һәм өстәмә тикшерүләрне үз эченә ала. Кисәтү тикшерүе вакытында түбәндәгеләр үткәрелә: анкеталаштыру: буй, авырлык һәм билне үлчәү; артериаль кан басымын үлчәү; гомум холестерин һәм глюкозага кан анализы; йөрәк-кан тамыры куркынычын билгеләү (чагыштырмача – 18-39 яшь, абсолют – 40-64 яшь); флюорография; ЭКГ (35 яшьтән ел саен); күз эчендәге кан басымы (40 яшьтән); хатын-кызлар өчен – акушер-гинекологта тикшерелү. Боларның барыннан тыш 40 яшьтәге һәм өлкәнрәкләр диспансерлаштыруның беренче этабында гомум анализга – кан, яшерен канга – кал (40-64 яшь – ике елга бер тапкыр, 65-75 яшь – ел саен), хатын-кызлар маммография үтә (40 яшьтән 75 яшькә кадәр – 2 елга бер тапкыр) һәм аналык муентыгыннан мазок тикшерү (18-64 яшь – 3 елга бер тапкыр); ирләр өчен 45 яшьтән канда простат-специфик антигенны билгеләү каралган (киләчәктә – 50, 55, 60, 64 яшьтә) . Шулай ук 45 яшьтәге гражданнар эзофагоброгастродуоденоскопия (ЭГДС) процедурасын уза. Диспансерлаштыруның беренче этабы табиб-терапевт тикшерүе белән тәмамлана.
– Ә кем диспансерлаштыруның икенче этабын узарга тиеш?
– Аны медицина тикшерүенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча табиб-терапевт билгеләнешен алган кешеләр уза. Бу очракта сезгә белгечләр (невролог, оториноларинголог, офтальмолог, хирург яки уролог, хирург яки проктолог, акушер-гинеколог, шулай ук табиб-терапевтның икенче этап нәтиҗәләре буенча тикшерүен) консультациясен һәм өстәмә тикшерүләр (үпкә рентгенографиясен яки үпкәгә компьютер диагностикасы үткәрү, колоносокпия, ЭГДС, ректороманоскопия, спирометрия, брахиоцефаль артерияләрне дуплекслы сканлаштыруы) тәкъдим итәләр.
– Диспанесерлаштыруда тагын нинди яңалыкларны билгеләр идегез?
– Эшләүче халыкка уңайлы булсын өчен медицина тикшерүләре дәваханәдә 20 сәгатькә кадәр үткәрелә, шулай ук шимбә көнне 8 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр. Моннан тыш әле РФ Хезмәт кодексының 185.1 мәддәсе буенча эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру өчен түләүле көннәр бирелүне билгели: өч елга бер тапкыр – гомум кагыйдә буена; ел саен 2 көн – пенсия алды яшендәгеләр һәм пенсионерлар өчен.
Әгәр дә гәзит укучыларның сораулары калса, безгә, медицина кисәтүе бүлекчәсенә (өлкән поликлиниканың 111 бүлмәсе) яки үзегезнең участок терапевтына мөрәҗәгать итә аласыз.
Вставка: Бүгенгә Яңавыл районы буенча диспансерлаштыруны 4 251 кеше узган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 3 – онкология, 106 – эндокрин системасы, 20 – нерв системасы, 51 кан әйләнеше бозылу очрагы ачыкланган.
Вставка
Бу нәрсәне аңлата?
Эзофагоброгастродуоденоскопия (ЭГДС) – үңәч, ашказаны һәм унике илле эчәкнең лайлалы тышчасын лампа, видеокамера беркетелгән махсус гастроскоп зондын кулланып, җентекләп тикшерү.
Колоноскопия – эндоскоп ярдәмендә юан эчәкнең эчке өслеген эндоскопик тикшерү.
Ректороманоскопия – ректороманоскоп ярдәмендәэчәкләрнең аскы бүлекләрен эндоскопик тикшерү.
Спирометрия – үзенә тын алуның күләмле һәм тизлекле күрсәткечләрен керткән тышкы тын алу функцияләрен тикшерү.
Брахиоцефаль артерияләрнең дуплекслы сканлаштыруы (УЗДС БЦА) – ультратавыш ярдәмендә кан тамырларын диагностик тикшерү.
Читайте нас: