ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2019, 15:08

Бөрҗән җирендә "кыргый" туризм

"ЯТ" елга буенча агу турында сөйли һәм файдалы киңәшләр бирә

Автор фотосы
Автор фотосы
Кереш сүз: "тест"

Тәүдә көлкеле "тест":

1) Таушалып беткән, ләкин ышанычлы катамаран яки буйлы шезлонг?

2) Ишкәк яки җимеш коктейле белән бокал?

3) Палаткада салкынча төннәр яки өч ярым йолдызлы отельдә карават?

4) Агып торучы салкын сулы ташлы, ялан аяк табанны авырттыручы яр яки Төркиянең уңайлы җылы комлы яры?

5) "Нәрсә табасың, шуны сал" принцибы буенча учакта аш яки "бөтен нәрсә кертелгән" юллама?

Сорауларга җавапның беренче варианты өчен 1 балл бирелә, икенчесе өчен – бер нәрсә дә. Әгәр хет өч балл җыелса, авырлыклар, һава температурасының тотрыксызлыгы, тауга менүдән сызыртылу һәм бәрелеп имгәнүләр, мускуллар аруы, шулай ук чебен-черки, талпан һ.б. сезне куркытмаса, Бөрҗән районында елга буенча агу – бу сезнең өчен.



Юлга
Төгәл ике атна элек республиканың көньяк-көнчыгышына юнәлгән безнең мәкалә геройлары, аңлашыла ки, бу шаяру тестын үтмәде – алар үзләре өчен күптән бөтен нәрсәне хәл иткән, чөнки байтагы Бөрҗәндә елга буенча агуны инде беренче тапкыр гына сайламый. Өстәвенә, унике өлкән кешегә шулкадәр үк диярлек яшүсмер һәм бала-чага туры килде.
Катнашучылар төрле: биредә педагоглар да, керфек үстерүчеләр дә, сатучы-консультантлар да, тәрәзә монтажлаучылар да, юристлар, хәтта "акыл хезмәте пролетарийлары" да. Географиясе дә Яңавыл белән чикләнмәде – ижаулылар һәм борайлылар барды. Төрлелек акрынлап берләшә барды, бу аеруча балаларга кагылды.

Яңавылдан юл 7-8 сәгать вакыт ала. Беренче билгеләнү пункты – Иске Собхангол авылы, Бөрҗән районының административ үзәге. Авылда – 4,4 мең кеше чамасы. Хәер, аны урындагы үлчәмнәр буенча "мегаавылга" кертергә мөмкин (мегаполис белән аналогия буенча), чөнки тоташ район халкы 16,6 мең кеше диярлек тәшкил итә.



Ишкәк ал, ишәргә киттек
Агым буенча йөзәргә кирәк, ә кайбер урыннарда ул чагыштырмача тиз, шуңа күрә дөрес идарә итә белү мөһим. Ләкин, тоташ алганда, биредә Агыйдел елгасы тыныч (ахыр чиктә, елның бу вакытында). Пейзажларга хозурлану мөмкинлеге бар. Ә алар бик матур! Бер яктан кыялы, кеше аз йөргән яки бөтенләй йөрмәгән ярлар, икенче яктан – сөзәк үләнле ярлар. Ылыслы куе урманнар бөтенләй җәйге булмаган уйлар уята – биредә кыш көне, агачларга бәс кунган чакта йөрергә иде – шундый әкияти матурлыктан башың әйләнер хәтта...
Әйткәндәй, әкият турында. Билгеләнү пунктыннан өч километр ераклыкта урнашкан мәгарә шулай атала. Ул зур түгел, ләкин йөрер урын бар. Дөрес, моның өчен ярыйсы гына тир түгәргә кирәк – ул биек тауда урнашкан.


Искиткеч күренешләр ачылган һәм бүгенге "акыл" (яки, дөресрәге, акылсызлык) буенча үзеңне фотога төшерергә мөмкин!
...Баш өстендә бөркетләр оча, чикерткәләр безелди, камыш арасында үрдәкләр яшеренә (сүзнең туры мәгънәсендә су өсте буенча йөгереп, алар бала-чаганың күңелен күтәрә). Балык каптыру турында сөйләп тору да артык булыр – республиканың иң зур һәм озын елгасы статусы үзе өчен үзе сөйли.
Даими рәвештә су мәгарәләре, шулай ук чишмәләр очрый. Сәяхәттә сусыз, аңлавыгызча, мөмкин түгел.


Башкорт балы
Инде күптән искиткеч "киносәяхәтче" Юрий Сенкевич Башкортстан яшәүчеләренең җитди үпкәләткән. Аңа башкорт балын тәмләп карарга биргәч, шундый искиткеч ризыкны беркайчан да ашап карамаганын белдергән. Бер "ке-е-ечкенә" искәрмә белән – Мадагаскар балы башкорт балыннан тәмлерәк.
Кортчылык, бал тармагы чыннан да бөрҗәнлеләр тормышында мөһим роль уйный. Биредә икътисад фәненә бирелмичә, бал җитештерүнең графикларын төземичә, билгелик, балның биредә төрлесен – юкә...басу...кыр...йорт...кыргыен табарга мөмкин.
Биредә төп эчемлекләрнең берсе кымыз түгел, ә "медовуха". Ул бөтенләй диярлек градуссыз, аның каравы тәмле, табигый, мөгаен, файдалы. Урындагы әбиләр, гәрәбә эчемлекне сатар алдыннан сиңа тәмләп карарга бирәләр, өстәвенә сөзелмәгәнне.
Кымызга килгәндә исә, аны да табарга мөмкин, әлбәттә – урындагы халык аны трассаларда сата.



Шүлгәнташ
Бу сүзтезмә инде республиканың мәктәп укучыларына балачактан билгеле. Бу хәзер Шүлгәнташ дәүләт табигый тыюлыгы, аның федераль статусы бар һәм мәгарә – тыюлыкның төп күренекле урыннарыннан берсе. Биредә элеккечә фәнни тикшеренүләр алып барыла, яңавыллылар килү мизгеленә биредә Мәскәү дәүләт университетыннан преподаватель һәм студентлар бар иде.
Биредә көч җитәрлек хакка (акча,брошюрадан аңлашылганча, тыюлык табигате һәм музей-экскурсия комплексы үсешен саклауга юлланачак) шул ук мәгарәгә экскурсиягә барырга мөмкин, анда сезгә палеолит дәверенең танылган кыяларга ясалган рәсемнәр күчермәләрен күрсәтәчәкләр. Төп нөсхәләр белән "бүлмәләр" туристлардан саклау максатында бикле. Бик максатка ярашлы – халык тыюлыкта артыгы белән. Музейларга экскурсия, видеофильмнар күрсәтү, мунча хезмәтләре һ.б. бар. Безнең сәяхәтчеләргә мунча кирәк булмады, урындагылар исәбеннән инструктор (аның исеме Самат) Агыйдел яры буенда поход мунчасы "әзерләде".
Үзе экскурсия, әйтик, бик бай килеп чыкты – ял көне күрсәткече йогынты ясады (кешеләр чираты, әйткәндәй, озын).
Нәтиҗәдә, сувенирлар, шул исәптән "татлы" сувенирлар алып, инде дүшәмбе көнне яраткан эшенә һәм искиткеч хезмәттәшләре янына әйләнеп кайту өчен, елга буенча агуда катнашучылар кире юнәлештә китте.
Берничә киңәш:
– җиңел һәм җылы кием алыгыз: көндез бик эссе, ә төнлә шактый суык;
– үзегез белән кулыгызда күбрәк акча булсын.Күчерү юлы белән проблема, шул исәптән "өивилизациядә" дә;
– әгәр сез фото төшерәлми тора алмыйсыз икән – өстәмә батарейка һәм "карта памяти" алырга онытмагыз;
– Шүлгәнташ мәгарәсенә фонариклар алы мәҗбүри түгел – аларны экскурсия үтүче төркемнәргә болай да бирәләр.
Елга буенча агу яхшы үтсен өчен нәрсә кирәк:
– яхшы компания;
– яхшы инструктор;
– яхшы һава торышы;
– яхшы физик әзерлек.



Ландыш Миргасимова:
– Мондый чыгулар – минем өчен яңа! Минем 8 яшьлек кызым һәм 5 яшьлек улым өчен кебек үк – алар әле дә ару-талу белми экскурсия турында җентекләп сөйли. Кайда булдыра алдым, шунда мендем (көлә) – мәгарәгә дә, тауга да... Шуңа өстәп тән карайды, хәзер барысы да кайчан көньякка барырга өлгердең дип гаҗәпләнә (көлә).


Читайте нас: