12 стакан карлыганга 2 стакан су салып, кайнатып чыгарабыз да, утны кысып куеп, болгата-болгата тагын 15 минут кайнатабыз. Аннары 9 стакан шикәр комы салабыз һәм утны көчәйтеп кайнатып чыгарабыз, кайнап чыккач, утны киметеп, тагын 15 минут кайнатабыз.