ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2019, 16:11

Кайда су керергә мөмкин, ә кайда – куркыныч

Суга батучыларның аянычлы статистикасы ачык

Быелгы җәй, кызганычка каршы, суда һәлак булуычларсыз булмады. Ике очрак та, ГО ЧС һәм мобилизацион әзерлек эшләре буенча секторында хәбәр итүләренчә, 19 июльдә Татар Урадасы янында Бүә елгасында булган (берничә дистә минут ара белән). Яңавыл шәһәрендә яшәүче 1982 елда туган гражданин һәм 1997 елда туган Әрмәнстаннан гражданин батып үлгән.
Рамил Мөхәммәтханов, 109 санлы янгын часте башлыгы:
– Һәлак булуның төп сәбәпләре: моның өчен җиһазландырылмаган урыннанда су керү; исерек хәлдә су керү; балаларны караучысыз калдыру.
Башка ялга караганда суда ял итүгә өстенлек бирүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итәбез. Пляжлар чиста һәм җиһазландырылган, ә төбе тикшерелгән урыннарда гына су керегез һәм ял итегез.
Безнең төбәктә Карман сусаклагычы районында гына пляжлар тикшерелгән һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт ителгән. Ә санкцияләнмәгән су керү урыннары ачыклана, арытаба суда кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозган өчен дә, шулай ук суда исерек хәлдә булган өчен административ тәртип чаралары кабул ителә.
Хөрмәтле яңавыллылар һәм кунаклар. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен һәм суда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен сүтәгез, җиһазландырылмаган урыннарда су кермәгез, бигрәк тә исерек хәлдә.
кермәгез, алкоголь кулланган хәлдә бигрәк тә.
Әйткәндәй
БР КоАПның 13.12 маддәсенә ярашлы, кисәтүче һәм тыючы билге, язулар булган, йөзү чиген билгеләүләр куелган урыннарда су коенган өчен гражданнарга өч меңнән дүрт мең сумга кадәр административ штраф салу яный. Ә исерек хәлдә су коену, әгәр бу гамәл РФ закончалыгында каралган хокук бозу составына кермәсә, – гражданнарга өч меңнән биш мең сумга кадәр административ штраф салу белән яный.
Читайте нас: