Чияне төше белән бергә кайнатырга. Шулай иткәндә, аның үзенчәлекле тәме була. 1 килограмм чиягә 1,5 килограмм исәбеннән шикәр комы, ярты стаканга якын су кирәк. Башта су һәм шикәр комының яртысыннан сироп ясарга, күбеген җыеп алырга. Шикәр тулысынча эреп беткәч, чияләрне салып, талгын утта, болгата-болгата, 10 минут чамасы кайнатырга. Ахырда шикәр комының калганын салырга һәм эреп беткәнче болгатырга, әзерләнгән банкаларга тутырып куярга.