ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2019, 16:34

Кыяны кочып Җилем елгасы ага

Гафури районы туристлар күзлегеннән

Элида Хәбибуллина Алтайда булган, Белуха тавына походка барган, Чегем, Пятигорск, Кырым, Сочи, Абхазияга барган, Эльбруска күтәрелгән, күрше Чиләбе өлкәсендә Тургояк һәм Зюраткүлдә булган, мәгарә шәһәрләре буенча походта булган...

– Сәяхәт итәргә яратам! Актив туризмны үз итәм. Пляжда ял – бу минеке түгел. Ә сәяхәт итәргә сөю балачактан, – ди Элида.

Ул тоташ безнең республиканы диярлек йөреп чыккан.


– Башкортстан табигатен бик яратам! – дип дәвам итә сүзен һәм Морадым тарлавыгына, Шүлгәнташ һәм Сказка мәгарәләренә, Ирәмәл һәм Айгир тауларына, Кандракүл, Аслыкүл һәм Шарлама шарлавыгына барудан тәэссоратлары белән уртаклаша ала.
Ә безнең хикәя – Гафури районы, аның табигать матурлыклары турында.
Таш асты, Уклы кыя, Киндерлин мәгарәсе...
– Бездә мәһабәт кыргый табигать, табигатьнең йөзләгән күренекле урыннары: мәгарә, тау куышлары, кыя, елга, күл, милли парк, тыюлыклар...
Ял көннәренең берсендә, без, Яңавылдан зур булмаган туристлар төркеме ял көннәрендә Башкортстанның иң искиткеч почмакларының берсе – Гафури районына юл тоттык.




Өйдән иртәнге биштә чыктык. Юл алты-җиде сәгатькә якын булды. Юл уңае искиткеч пейзажларны фотога төшерү өчен тукталдык. Унбер сәгать чамасында Таш-Асты авылына килеп җиттек. Авылга эләгү өчен Җилем елгасы аша җәяүлеләр өчен асылмалы күпердән чыгарга кирәк иде. Нәкъ авыл өстендә 180 метрлы Уклы кыясы. Ул Җилем елгасының таулы өлешенең каньонына охшаган.
Кунаклар йортында тукталдык. Безне искиткеч кунакчыл хуҗалар каршы алды.
Кыя тирәли Җилем елгасы ага. Бу Башкортстанның иң чиста елгаларыннан берсе, аның ярларында матур текә кыялар, мәгарәләр, тау куышлыклары урнашкан. Алар кызыксынучан туристларны җәлеп итә дә.
Шушы урыннардан ерак түгел искиткеч табигать матурлыгы – Киндерлин мәгарәсе бар (яки Җиңүнең 30 еллыгы мәгарәсе).


Җентеклерәк - гәзит битендә.

Читайте нас: